Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Шигырьләрендә милли рух бар»

Каләмдәшебез Рәфыйк Әхмәдигә 70 яшь тула. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә килүенә әле ундүрт еллап кына вакыт узса да, активлыгы белән бик күпләрне уздыра ул.

Рәфыйк Әхмәдиев 1949 елның 25 февралендә Яңа Чишмә районы Сөлчә Башы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Кечкенәдән әтисез калып, тормыш авырлыкларын татып үскән малай тормышта югалып калмый, үсә төшкәч төрле һөнәрләр үзләштерә. Кызыксынучан егет яңа төзелә торган Түбән Кама шәһәренә килеп эшли башлый, тормыш кора.
«Рулевой» булып Татарстан елгалары буйлап пароходлар йөрткәндә дә, Себер якларында нефть ятмаларын үзләштергәндә дә, Түбән Каманың «Татэнерго» бүлекчәсендә машина йөртүче булып эшләгәндә дә тирә-юньнең гүзәллеге, табигатьнең матурлыгы, төрле кызыклы язмышлы  кешеләр белән аралашу аның күңеленә шигырь орлыклары салгандыр, мөгаен: ул  шигърият дөньясына кереп китә. 
Бүгенге көндә Рәфыйкның «Хисләрем чишмәсе», «Акты хисләр җыр булып», «Булат маҗаралары», «Җан авазы» дигән китаплары басылып чыкты. Ул милли рухтагы шигырьләр дә, төрле җырлар да  иҗат итә, татар халык авыз иҗаты белән кызыксына, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе чараларына теләп йөри, шәһәребездәге иҗтимагый үзәк эшчәнлеге белән дә кызыксына. Шундый актив каләмдәшебезне юбилее белән котлап, аңа гаилә җылысы, сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.
Ралия КӘРИМОВА, «Кама таңнары»әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе.
Фотода: Р. Әхмәдиев.

Шагыйрь   
Шигырь язу – ташка язган кебек,
Алдан кирәк  гыйлми әзерлек.
Шагыйрьлек ул язмыш кына түгел,
Тәкъдир белән килә шагыйрьлек!

Шагыйрь кыйбласы ирек булса – 
Бар максаты аның гаделлек.
Шагыйрьлек ул гади һөнәр түгел,
Батырлыкка тиң ул шагыйрьлек!

Чын шагыйрь ул җаны белән тоя,
Үз  халкының йөрәк тибешен.
Тормыш мәйданында бил алыша,
Чын шагыйрь – ул каһарман кеше!

Бәхеткә юл
Алтын-көмеш – байлык кына,
Наз-сөюдән оя кор.
«Бисмилла» әйтеп уянып,
Кояш белән бергә тор.

Иң зур бәхет – сәламәтлек,
Күңелең тынычлыгы.
Кешеләргә игелек кыл,
Үтәр җаның бушлыгы.
Тоярсың тормышның ямен,
Имин булса ил-өммәт.
Гаделлекне максат итеп,
Халкыбызга ит хезмәт!

Кыйбла  
Бу дөньяда  бар да чиратлаша,
Яхшы белән яман үрелгән.
Чиксез җиһан күпме ачу җыйган
Бу пычрак дөнья сүгелгән.

Яшәр өчен иген үстерелгән,
Язын чәчеп, көзен урылган.
Күпме корал кеше тарафыннан,
Кешелеккә каршы корылган.

Күпме явыз яшәгән дөньяда,
Яхшы белән яман бүленгән. 
Бер гөнаһсыз мескен адәмнәрнең,
Күпме күз яшьләре түгелгән.

Тик барыбер кеше алга атлар,
Гаделлеккә өмет сүрелмәс.
Кешелекнең якты хыяллары
Гөнаһ диңгезенә күмелмәс.

Игелеккә сусап уяныр да,
Эзләр адәм дөрес кыйбланы.
Бар инсанның зиһенен яктыртып,
Ислам нуры күмәр дөньяны!

Татар рухы бетмәс
Бу дөньяда бары мизгел генә,
Яшәү белән үлем арасы.
Буыннардан күчеп һәр татарда,
Сызлый һаман милләт ярасы.

Нинди максат белән яшәргә дип,
Өмет йөри җанны актарып.
Чынбарлыкны үзгәрталсак иде,
Шанлы заманнарны кайтарып.

Гыйбрәт алып ачы үткәннәрдән,
Төзәтәсе иде ялгышны.
Уятып бар рухы сүнгәннәрне,
Үзгәртәсе килә язмышны.

Без чарланган халык тарихларда,
Татар рухы бетмәс, төкәнмәс...
Безнең татар утлар-сулар кичкән.
Халкым гаярь, тамыры өзелмәс!
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев