Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шигырьләр дә яза, җырлый да

Шагыйрь, популяр җырлар авторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Рәмис Аймәт Түбән Камага килде. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә аның белән очрашу кичәсе оештырылды.

Бу чараны оештыручы үзәк китапханә хезмәткәрләре кабат үзләренең кунакчыллыкларын ачык күрсәттеләр. Очрашу җыр, шигырьләр белән аралашып алып барылды, Рәмис әфәндене сораулар белән күмделәр. Ул аларга бик итагатьле итеп җаваплар бирде. 
Рәмис Аймәт шигырьләрне 4нче сыйныфта укыган чагыннан ук яза икән. Беренче шигыре «Ялкын» журналында дөнья күргән. Ун балалы гаиләдә «төпчек» бала булып дөньяга килгән малайга, шигъри җанлылык әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Чөнки ул 4 юллык җырлар чыгара торган булган. 
Рәмис әфәнде очрашу барышында бер кызыклы вакыйганы сөйләде. Шулай бер вакыт, әтисе дә шигырь язып, Рәмис исеменнән Чүпрәле районы газетасына юллаган. Күпмедер вакыттан соң редакциядән: «Бу шигырь җитлегеп бетмәгән әле», – дигән җавап җибәргәннәр. Шулай итеп,  әтисе – алдынгы механизатор– үз урынында мактаулы булса да, шагыйрьлеккә өлгермәгән булып чыккан. 
Ничек итеп җырлый башлавы турында да сөйләде Рәмис Аймәт. Кайсыдыр бер чарага җырчы Айдар Галимов килергә тиеш булып та, ниндидер сәбәпләр аркасында килә алмаган. Ә  Рәмиснең үз сүзләренә язылган җырны халыкка җиткерәсе килә икән. Аптырагач, сәхнәгә үзе чыгып җырлаган. «Чыгып баскач, җырлана икән ул», – дип шаяртты ул һәм җырны башкарып та күрсәтте. Шулай итеп, кечкенәдән әнисеннән күреп үскән Рәмис, шагыйрь генә түгел, җырчы да булып киткән. Аның җырлавын халык та яратып кабул итә. 
Шагыйрь ана телебез турындагы хәзерге вәзгыятькә карата да үз фикерен белдерде: «Безнең татар телебез югал-маячак. Ул авырлыклар кичереп, кабат алга китәчәк. Бу тарихта була торган хәл», – диде. Шулай да үзен борчыган бер хәлне әйтеп узды: аның туган авылындагы мәктәпкә 1нче сыйныфка быел бер укучы да килмәгән икән. Бу күпләрне борчый торган хәл, әлбәттә.
Рәмис Аймәт – халкыбызның «асылташы»! Аңа алда зур иҗат уңышлары, сәламәтлек телисе генә кала. Ул бит әле Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары да. Шундый егетләр булганда, әдәбиятыбыз яшәр, яңадан-яңа шигырь китаплары, повестьлар, романнар дөнья күрер, дип ышанып калабыз. 
Васил КАМАЛОВ, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев