Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Шәңгәлче авылы китапханәсе: кешеләр, еллар, гомер»

Шәңгәлче авылы китапханәсенә 65 ел тулу уңаеннан, 28 сентябрьдә әдәби-музыкаль кичә үтте. Китапханә тарихын авыл тарихыннан аерып карап булмый. Кичәнең сценариесен язарга Гусам абый Исламовның авыл тарихы турында кызыклы мәгълүматлар тупланган «Шәңгәлче – үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган китабы өлге булып торды. Беренче китапханә (ул вакытта уку өе дип атала) Сафа келәтендә урнашкан була, соңыннан өч өйне берләштергән яңа клуб бинасына күчә. Ул вакытта анда китаплар да бик аз була.

Еллар үткән саен китаплар саны арта бара, китапханәчеләр алмашынып торалар. 1955-1956 елларда Миңнегаян Галиева, 1966-1968 елларда Зәйнәп Фәсхетдинова, 1969-2006 елларда Рәйхана Ахунова апалар, 2006-2017 елга кадәр китапханә мөдире булып Фәридә Яруллина эшлиләр. Алар һәммәсе дә  кичәгә  килеп, китапханәгә бәйле булган истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар. 
Кунаклар экрандагы презентация аша китапханәнең бүгенге көндәге эшләре белән дә таныштылар. Биредә төрле чаралар үткәрелә: әдәби кичәләр, төрле конкурслар, викториналар, күргәзмәләр, дәресләр, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар ...
Китапханәне юбилее белән Шәңгәлче мәктәбе балалары котладылар: Әминә Әүхәдиева, Зәйнәп Гыйлаҗева, Әмир Гыйльфанов шигырьләр сөйләделәр, Радэля Ахунова белән Самира Тимербаева җыр бүләк иттеләр... Кәүсәрия Гайфетдинова башкаруындагы «Умырзая» җыры барчабызның күңеленә хуш килде.
Китапханә үзенең укучыларыннан башка була  алмаган кебек, халык та китаптан башка  яши алмый. Чөнки китап укымаган милләт мәгърифәтле, зәвыклы, тирән белемле була алмый. Китап уку милләтне милләт итеп саклап калуда зур роль уйный, аны аңлы итә, рухи яктан баета. Китапларны телевидение дә, интернет та алмаштыра алмый. Аллаһыга мең шөкер, тормышта әдәбиятны яратучы, уку ләззәтен белүче укучыларыбыз күп.    
Китап, газета-журналларны иң күп укучыларны, китапханәгә актив йөрүче авылдашларыбызны да билгеләп үттек: өлкәннәр арасында – Энҗе Әминова, Сания Габдуллина, Дания Мөхәммәтова, балалар арасында – Габделгазиз Гыйлаҗев, Һәдия Гыйлаҗева, Никита Лаврентьев һ.б.
Юбилей кичәсенә Түбән Кама муниципаль районы «Үзәкләшкән китапханәләр системасы» җитәкчесе, якташыбыз Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова да чакырулы иде. Ул тәбрикләү сүзләрен әйтеп, иҗади уңышлар теләде, китапханәчеләрнең барчасына да чәчәкләр бәйләме, ә китапханәбезгә китаплар бүләк итте.
Шулай ук чакырылган кунак Айдар Хәмзин да котлау сүзләре әйтеп, беренче китапханәләрнең фотосурәтләрен тапшырды. Котлау сүзләрен күп еллар мәктәп җитәкчесе булып эшләгән Ракига Муллахмәтова да әйтте.
Әдилә Нәҗметдинова, Шәңгәлче авылы китапханәсе мөдире.
Автор фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X