Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шаярып та чакыралар

Узган атнада шәһәрдәшләр ашыгыч медицина ярдәме станциясе табибларын 1650 тапкыр чакыртканнар. Юл-транспорт һәлакәтләрендә тугыз кеше зыян күргән.

Хастаханәгә җиде кешене инфаркт, тагын 17сен инсульт диагнозы белән китергәннәр. Табибларга өч – өшегән, биш пешкән кеше мөрәҗәгать иткән. 96 авыру урамда һәм өйдә җәрәхәтләнгән. Сулыш юллары авыруларыннан зарланып, 286 түбәнкамалы шалтыраткан. Хастаханәгә китерелгән 480 кешенең, 209ы дәвалануга калдырылган, калганнарына беренче ярдәм күрсәтеп, өйләренә җибәргәннәр. 86 тапкыр табиблар бригадалары, нәтиҗәсез әйләнеп кайтканнар.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев