Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шартлар тудырылган

Зур Афанас авылы мәдәният йорты капиталь төзекләндерүдән соң, яңадан халыкка хезмәт итә башлады. Бу күркәм бина хезмәткәрләренә, авыл җирлегендәге күпмилләтле халкына, аларның ихтыяҗлары белән туры килерлек, кызыклы тамашалар оештыру бурычы куела.

Бина эчтән дә, тыштан да бик матур итеп, зәвык белән, заман таләпләренә туры китереп бизәлгән. Бүлмәләре эчендә хезмәткәрләргә нәтиҗәле эш өчен барлык шартлар да тудырылган, хәтта диварларын эш планнары һәм белдерүләр белән тулыландыра да башлаганнар инде. Мәдәният йорты директоры Эльмира Рыкова, үзеннән башка тагы 4 хезмәткәре белән, җирле халыкка мәдәни-агарту эше алып бара. Монда төрле юнәлештә – 17 тәрбияви клуб эшли, шуларның сигезе 14 яшькәчә балалар өчен, бишесе яшьләр өчен, ә дүртесе олылар өчен. 424 урынга көйләнгән тамаша залында да матурлык үзенә тартып тора...
Мәдәният йортын ачу тантанасы башланганда, залда буш урыннар юк иде инде. Алып баручылар – Зур Афанас урта мәктәбе укучылары Алмаз Зөфәров һәм Полина Жукова ниһаять сүзне Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшинга бирделәр.
Айдар Рәис улы үзенең чыгышында, төзүчеләрнең эшне сыйфатлы һәм билгеләнгән вакытка башкарып чыгуларын уңай бәяләде. Шул ук вакытта мәдәният хезмәткәрләренә, төзекләндерелгән бинаның киң колач белән халыкка хезмәт итүен, озак еллар дәвамында кулланылуын теләде.
Тамашаны Түбән Кама халык уен кораллары инструменталь оркестры дәвам итте. Сәхнә түре бер минут та буш булып тормады. Артистлар берсе артыннан икенчесе матур җырлары һәм биюләре белән тамашачыларны үзләренә каратып тордылар.
Мансур ШӘРӘФЕТДИНОВ, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, аксакаллар Шурасы әгьзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X