Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шартлар тудырылган

Түбән Камада этләрне өйрәтү өчен беренче мәйданчык ачылды. Төзегәндә барлык таләпләрне һәм нормаларны исәпкә алганнар. Акчаны исә муниципалитет бүлеп биргән.

Бу көнне шәһәрдәшләребез күптән көтте. Биредә этләр белән йөрергә генә түгел, ә төрле күнекмәләргә өйрәтергә дә була. Моның өчен мәйданчыкта «змейка», тоннель, таганнар, бүрәнә, киртә һ.б. агачтан ясалган тренажерлар урнаштырылган. 
«2018 елның ахырында хайваннар өчен шартлар булдыру турында закон кабул ителгән. Бу исә җәмгыятьнең һәм дәүләтнең цивилизациясе үсеше турында сөйли», – дип җиткерде үз фикерен ачу тантанасында Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин. Мондый мәйданчыкларны алга таба да төзү планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев