Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шарт-шорт атмаска!

Яңа ел бәйрәмнәре чорында куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелә.

Ни гаҗәптер, Яңа елда салют бирү соңгы елларда гомуми күренешкә әверелә башлады. Кайвакыт шәһәр урамнары сугыш кырына охшап калгандай була: һәр тарафта тәртипсез шартлау тавышлары яңгырый. Анысына да түзәр идең, ут белән шулай тәртипсез эш итү аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.

Шундый гадәттән тыш хәлләр булмасын өчен бәйрәм алды көннәрендә шәһәр һәм районның барлык хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләде, алдан ук профилактик чаралар күрелде. Пиротехник эшләнмәләрне сату урыннарына рейдлар үткәрделәр, пиротехника эшләнмәләренә сертификатлар булу-булмауны тикшерделәр.

Ә бәйрәм көннәрендә салют аттыру өчен Түбән Камада 50х50 метрлы 3 махсус мәйданчык билгеләнде:

– Менделеев урамы һәм Вахитов проспекты чигендә, Химиклар проспектының 86 нчы йорты каршында;

– 36 нчы микрорайонда «Магнит» мәйданчыгында;

– «Батыр» спорт комплексы янында.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев