Туган як

«Шагыйрьләргә киң мәйдан бирелде»

28 гыйнварда республикабызның башкаласы Казан шәһәре Язучылар йортының Тукай клубында уздырылган «Ак каламның шигьри аһәңнәре» дип аталган «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгына багышланган очрашуда кич буе «галиҗанәп шигьрият» яңгырады.

Зал тутырып кичәгә килгән тамашачылар арасында күренекле шәхесләр – халык шагыйре Разил Вәлиев, галимнәр Фоат Галимуллин, Тәлгать Галиуллин, Хатыйп Миңнеголов, Г.Камал исемендәге театр артисты Наил Дунаев, сәнгатькәр Филүсә Арсланова, «Татарстан яшьләре» газетасы мөхәррире Атлас Гафиятов һ.б.лар бар иде.
Әйе, Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче каләмдәшләр бу көнне Тукай клубының нәкь үзендә сәхнә тотты!       
– Бүген сезгә кунакка иҗатлары танылу алган, татар халкына армый-талмый хезмәт итүче иң өлкән, иң тәҗрибәле каләм ияләрен  алып килдек. Әле тагын килергә теләк белдерүче күп кенә талантлы шагыйрьләребез калды, – дип сүз башлады үзенең чыгышын «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә ханым Нәбиуллина.
Дистә елдан артык әдәби берләшмә җитәкчесе булган Фәтхулла Абдуллинга сүз бирелгәч, аксакал язучы әдәби берләшмәдә 50 ел эчендә 200 ләп кешенең каләм тибрәтүе, бүгенге көндә шулардан 24есенең Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы булуга ирешүләре, шул вакыт аралыгында  200 дән артык китап нәшер ителүе, үзе җитәкчелек иткән бу чорда 4 әдәби альманах басылуы хакында бәян итте. Рәхмәт йөзеннән, әлеге кичәгә кунак итеп чакырылган, 1970 еллар башында берләшмәнең җитәкчесе булган, бүгенге көндә башкалада яшәүче ветеран-журналист Минвагыйз Зәйнетдиновка альманахның соңгы санын бүләк итте. Түбән Кама районы Җирекле авылына баргач булган бер гыйбрәтле вакыйганы да хәтерендә яңартты Фәтхулла абый. Шул авылда юлда акча салынган бер янчык таба алар. Кемдер, кызык өчен, янчыкны үзләрендә калдырырга тәкьдим итә, ә кемдер иясен табарга өнди. Кешеләрдән сораша торгач, янчык иясе табыла, ул сыер саткан акчасын төшереп калдырган гап-гади авыл кешесе булып чыга... 
Танылган әдип, ике дистә ел туган төбәгендәге мәктәп балалары арасында  үз исемендәге әдәби премиягә бәйге уздыручы мәртәбәле кунак  Разил Вәлиев үз чыгышында:
– Бу бәйрәм  – минем өчен икеләтә бәйрәм. Чөнки мин тумышым белән шушы төбәктән, шунда үстем, укыдым, беренче шигырьләрем шунда язылды һәм басылды. «Кама таңнары» үземнең туган йортым шикелле. Мин Түбән Камада 1962 елда укый башладым. 
Ул вакытта шәһәр урынында бер йорт та юк иде әле, басу уртасында бер мәктәп кенә калыккан иде. 1963 елда шул мәктәптә без әдәби түгәрәк оештырып җибәрдек. Әдәби берләшмәнең тарихы шул елларга ук барып тоташадыр.  Бүген миңа «Ни өчен Түбән Кама башка шәһәрләргә караганда миллирәк?» дигән сорау бирделәр. 
Мин аның җавабын таптым шикелле, чөнки 1552 елда Иван Грозный Казанны алганнан соң, монда төрле халык килеп урнашкан, безнекеләр башка халык тәэсирендә яшәргә мәҗбүр булган. Ә Түбән Каманы Иван Грозный алмаган бит. Биредә Советлар берлегеннән җыелган халык түгел, нигездә, Татарстан районнарыннан һәм  Башкортстаннан килеп төпләнгән халык яши дигән җавап таптым, – дип, берләшмә әгьзаларына милли рухны дәвам итүләренә зур өметләр баглап, бөек Тукай иҗатын өйрәнеп, аның  юлыннан баруларын теләп,  Г.Тукай энциклопедиясе бүләк итте.
Бүләк дигәннән, кайчандыр Түбән Камада урта мәктәпне тәмамлаган, әдәби берләшмәгә йөргән, бүгенге көндә Казанда яшәүче шагыйрә, галимә Җәмилә Әхтәмова да сәхнәдә хатирәләр яңартып, үзенең шигырь җыентыкларын түбәнкамалыларга тапшырды.Татарстанның атказанган табибы, шагыйрь Марс Хафизов та гомеренең күп өлеше Түбән Камада үтүен ассызыклады, лирик шигырьләрен укып, әдәбият сөючеләрне куандырды.
Данлыклы Тукай клубы сәхнәсендә әлеге затлы кичәнең хөрмәтле кунаклары – берләшмәнең  җаваплы сәркатибе  Ралия Кәримова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Фәтхулла Абдуллин, Рифкать Имаев, Нурзия Мирхазова, шагыйрьләр Никифор Тукмачев, Рәфыйкь Әхмәдиев, Гөлчирә Ибәтуллина, Нәфисә Баязитова, Фәнүзә Сабирова, Рәмзия Вәлиева чыгыш ясап, тамашачыга шигьри мизгелләр бүләк иттеләр. Әлеге шагыйрьләр арасында шигырьләре көйгә салынып, җырчылар репертуарына алынганнары да шактый. Берничә китабы дөнья күргән Рәмзия Вәлиева, Нәфисә Баязитова, Рәфыйкь Әхмәдиев, Ралия Кәримова күп кенә җырлар авторы буларак билгеле. Илһам Яриев, Азат Нәҗмиев, Флүр Гайнемөхәммәтов кебек композиторлар белән хезмәттәшлек итәләр. Үзе гармунчы, үзе шагыйрь Никифор Тукмачевның 80 гә якын җырын танылган җырчылар Рәбига Сибгатуллина, Алинә Кәримова, Булат Нигъмәтуллин, Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова, Габделфәт Сафин яратып җырлый. «Гармунчыга», «Торналар», «Күк сирин», «Җитми  калды», «Авыл  көе», «Сагынырсың» кебек җырлары халык тарафыннан хупланды. 
Очрашу чарасына килгәннәр шагыйрьнең Фәрит Хатыйпов көенә язылган «Җитми калды бер гомер» җырын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мингали Мөхәммәтшин башкаруында тыңлап ләззәтләнделәр. Ә инде, спортны хуп күреп, бөтенроссия һәм республикакүләм ярышларда җиңү яулаган, җор телле, һәр шигырен яттан белүче Гөлчирә Ибәтуллинаның «Төшемә керәсең» шигыренең, көйгә салынып, 2015 елда Г.Әпсәләмов романы буенча куелган «Ак чәчәкләр» фильмында җырчы Вил Усманов тарафыннан башкарылуын язмый калсам, һич кенә дә дөрес булмас. Кичә барышында да шигырьләренә күпләп көй язылган шагыйрәнең «Өметеңне өзмә» җырын танылган скрипкачы, Флюр Гайнемөхәммәтовның кызы – җырчы Иркә Гайнемөхәммәтова матур итеп җырлады. Беләм, шагыйрәнең Иркә башкаруында «Миләшкәем» дигән җырын да ишеткәнегез  бардыр. Бу җыр да аларның икесенең уртак иҗат җимешләре бит. Аннары, бик күп шигырьләре җырга салынган, соңгы вакытларда проза өлкәсендә җиң сызганып иҗат итүче Ралия Кәримованың Илһам Яриев  көйгә салган җырының «Яланаяклы кыз» телевизион фильмында яңгыравы да мактауга лаек. 
Бүгенге көндә әдәби берләшмә язучылары, – шагыйрьләре Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында очрашып фикер алышалар. Әлеге күркәм йортның җитәкчесе, үзе иҗат кешесе булмаса да, иҗат кешеләрен аңлый, санлый торган кешегә охшаган. Шулай булмаса, үзләренә юлдаш, терәк булып, алар хакында бөек Тукай клубы сәхнәсеннән иҗатларын  зурлап, үзләренә зур уңышлар теләп чыгыш ясамаган да булыр иде. Чыгышларга килгәндә, җырчы Илшат Хәбибуллинга, берничә уен коралында уйный белүче оста баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюр Гайнемөхәммәтовка да алкышлар мулдан булды.
Кичәне үзенчәлекле итеп алып баручылар, сценарий авторы Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мингали Мөхәммәтшин исемнәре Түбән Кама белән бәйләнгән, арабыздан «мәңгелек»кә китсәләр дә, әдәбият тарихында эз калдырган Рахмай Хисмәтуллин, Рәшит Юнысов, Фәннур Сафин, Мизхәт Хәбибуллин, Мөхәммәт Шәйхи, Әлфирә Фәтхетдинова, Рәшит Гәрәй, Мөслах Таҗи, Хатыйп Касыймов, Әсхәт Хәеркәев, Әхмәт Гадел, Фәнзаман Баттал, Таһир Нәбиуллин, Эдуард Мостафин, Камил Гыйльмуллин, Илдус Гобәйдуллинны, берләшмә әгьзалары белән бер Казанда кайнаган галим Азат Зыятдиновны, режиссер Наил Нуретдиновны, инженер-конструктор Нил Садыйковны, Г.Тукай бүләге иясе, халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновны, Татарстанга мөстәкыйльлек даулап ачлык игьлан иткән, өчесе «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгьзасы булган Раиф Сабирҗанов, Якуб Төхвәтуллин, Энҗе Хаҗиева кебек фидакарьләрне һәрвакыт  сагынып искә алабыз дип белдерделәр. 
Әдәби берләшмә белән тыгыз элемтәдә булган «Илһам» җыр ансамбле җитәкчесе, композитор Илһам Хисмәтуллин  Фәннур Сафинның бар халык яраткан, күңелләрне айкарлык «Хушлаштың да китеп бардың» җырын  җырлаганда күздән яшьләр чыкты. Бигрәкләр дә моңлы, үзәкләрне өзә торган җыр инде... 
Хушлашу дигәннән, күренекле драматург, классик язучыбыз Туфан ага Миңнуллинның «Моңлы бер җыр»ында Муса гильотинага киткәндә залга борылып: «Яшәвегезнең мәгьнәсе булсын, сезнең яшәвегезнең мәгънәсе булмаса, безнең үлемебезнең дә мәгьнәсе булмас», –ди. Яшәү мәгънәсен тирәнтен аңлап, табигатьтән бирелгән талантларын эшкә җигеп, кулларына каләм алган, төрле жанрда иҗат итеп, халык күңелен рухландыручы, татар мохитен саклау юнәлешендә бәһале эшләр алып баручы әдәби берләшмә әгьзаларына хөрмәтем чиксез зур. Алар белән хушлашмыйм, бары тик «исән-сау була күрегез, күрешкәнгә кадәр» дим...
Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА.
Казан-Түбән Кама.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: