Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сезнең тормыш – үзе батырлык!

Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең дөньяга карашы киң булуы, барлык уңай күренешләрдән юаныч табып, кайчакта сәламәт кешеләр дә булдыра алмаганны эшли алулары гаҗәпләндерә. Сәламәт кешеләр арасына эләксәм дә, мин мондый самими, ачык йөзле, тормышның һәрбер мизгеленнән тәм һәм ямь табып калырга тырышучы затны күрмәгән булыр идем дип уйлыйм.

Эльвира Гайнетдинова белән аралашкач, моның шулай икәненә мин тагын бер тапкыр инандым. Шат күңелле Эльвира бер генә минутын да заяга уздырмый дисәм, ялгышмам. Чыннан да, яшим, булдырам дигән кеше, берни күрмәгән килеш тә, әнә нинди биеклекләр яуларга сәләтле икән! Эльвира бөтен авырлыкларны да җиңеп, бернигә дә карамастан, тормышта үз урынын таба алган зат. Ул бүген үзе кебек үк инвалидларга аякка басарга, тормышта үз урынын табарга, бәхетле булырга ярдәм итә. 
1993 елдан бирле ул Республиканың сукырлар социаль тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог вазифасын башкара. 25 елдан артык гомерен ул «Брайль системасы» буенча укырга, язарга һәм кул таягы ярдәмендә ориентлашырга өйрәтүгә багышлаган. Компьютер нигезләре грамоталылыгын өйрәнә, бәйли, сәйлән белән чигә. «Мин, чыннан да, бәхетле кеше. Үземне кимсетелгән һәм язмыш тарафыннан кыерсытылган итеп хис итмим», – ди үзе турында. Аның янәшәсендә җиде яшьлек кызы, әнисе, туганнары бар. 
Эльвира Гайнетдинова Мәскәү шәһәрендә Абилимпикс чемпионатының дүрт номинациясендә катнашып, сәйлән белән чигү буенча компетенциядә бишенче урын алган. Анда бару бәхетенә ирешер өчен, ул Казан төбәк чемпионатында беренче урын яулаган һәм Татарстан командасы составына керә алган. Татарстаннан 31 кеше катнашып, ярыш нәтиҗәләре буенча өченче урынга лаек булганнар. 
Эльвира Гайнетдинова, 10 декабрьдә Казанда оештырылган эшмәкәрлек күргәзмәсендә катнашкан. Анда үзенең сәйлән белән чигү эшләрен күрсәткән.
Эльвираның планнары зур. Ул үзе җитештергән  чәчәкләр һәм агачлар сатар өчен «Омтылыш» проекты булдырырга җыена. Болардан тыш, Эльвира Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте үткәрә торган җиңел атлетика, армрестлинг, теннис буенча спорт чараларында да катнаша әле. Сукырлар җәмгыятенең интеллектуаль командалары КИСИга йөри икән. 
Ялларында кызы белән бассейнга йөриләр. Сукырлар җәмгыяте үзешчән сәнгатьтә дә бик актив: ял базаларында, «Шәфкатьлелек» үзәгендә концертлар белән чыгыш ясыйлар, фестивальләрдә катнашалар. Аларга карап, башкалар да сәламәтлекнең кадерен белергә, түземлерәк, шәфкатьлерәк булырга өйрәнә.
Руфия МЕДЕТОВА, 
45 нче яшьләр китапханәсе хезмәткәре.

Фото Э.Гайнетдинованың шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев