Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез»

Укытучы һөнәре – дөньяда иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Кызганыч, соңгы елларда илебездә укытучыларга яхшы караш кими барып, аның дәрәҗәсе шактый төшкән иде. Язмыш җилләре үзгәреп, язгы каникуллар «озынайтылды» һәм күп кенә әти-әниләр укытучы булуның авырлыгын үз җилкәләрендә тойдылар.

Бүгенге язманың герое – Түбән Каманың иң мактаулы укытучыларның берсе Бәрия Шиһапова булыр. Бәрия Халит кызы тумышы белән Мамадыш районыннан. Әтисе Халит ага белән әнисе Фатыйма апа авылның иң абруйлы гаиләсе була. Яшьләр генә түгел, авылның өлкәннәре дә хөрмәт итә, киңәшләренә колак сала Халит абыйның. Ә Сабантуйларда атын бәйрәмчә бизәп, бар авыл баласын мәйдан әйләндерүе, сабыйларны сөендерүе үзе ни тора! Тәртипле, тәрбияле Фатыйма апа һәм Халит абый бар балаларына да дөрес тәрбия биреп, олы юлга чыгаралар. Кызганыч, авылның йөзек кашы булган Халит абый бүген бакый дөньяда.
Бәрия Халит кызы Алабуга Дәүләт педагогия интитутын тәмамлап, 20 ел 32нче мәктәптә, соңгы дүрт елда Бакый Урманче исемендәге гимназиядә рус теле һәм әдәбиятен укыта. Гомере буе балаларны яратып, эшен җиренә җиткереп эшләгән Бәрия апалары укучыларының иң яраткан кешеләренә, сердәшчеләренә әйләнгән. Инде моннан бик күп еллар мәктәпне тәмамлаган укучылары ел саен туган көнендә иң изге теләкләрен җиткерәләр.
Бәрия Халит кызының эшендәге уңышларын, укчыларының җиңгән олимпиадаларын санап чыгу өчен газета бите генә җитмәс, журнал битләре кирәк булыр иде. Шулай да «иң-иң»нәрен генә әйтеп китим әле. Аның исеме «Одаренные дети – гордость России» энциклопедиясенең укытучылар булегенә кертелгән. Укучылары БДИларда иң югары балларны алалар, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан университетларында белем алуларын дәвам итәләр. Тик шулай да укытучы өчен иң зур дәрәҗә – мактаулы исемнәр, Мактау кәгазьләре түгел, үзең укытып чыгарган укучыларыңның һәм ата-аналарның аңа булган кадер хөрмәте. Инде күптәннән мәктәпне тәмамлап, үзләре ата-ана булган укучыларының бәйрәм саен онытмыйча тәбрикләү сүзләре җиткерүләре һәм ихластан теләгән теләкләре ул.
Бәрия Шиһапованы язмыш иртә пар канатыннан аерды. Ире вафат булганда улларына әле дүрт һәм үндүрт яшь иде. Бик сагынган, юксыган чакларында сөеклесенең фотосурәтләренә карап, эш белән онытылып яшәде.
«Укытучы кеше беренче чиратта үз балаларының тәрбияле булуы белән үрнәк булырга тиеш, шул чакта гына ул кеше баласына да дөрес тәрбия бирә алачак», – ди Бәрия ханым. Әйе, аның балалары беркайчан да әти-әнисенең йөзен кызартырлык гамәл кылмадылар. Уллары Айрат белән Булат әниләренең сөенече, ышанычы, терәк-таянычы да булды. Икесе дә биючеләр: Айрат «Яшьлек»тә, Булат «Ирнас»та, аннары «Нардуган»да биегәннәр. Булат Казанда укыганда Сәйдәш бию театрында йөреп, танылган артистларның концертларын дәртле биюләре белән бизәде. Бүгенге көндә Айраты ТАНЕКОда эшли, ә Булат Казанда инженер-проектлаучы. Архитектура-төзелеш академиясенең магистратурасын тәмамлый.
Балаларны яратып, белемле кешеләр итеп тәрбияләүдә Бәрия Шиһапова кебек эшен чын күңелдән башкаручы укытучылар аз.

фото Б.Шиһапованың шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев