Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сез дә шатлык бүләк итә аласыз!

НТР медиахолдингының яңалыклар хезмәте бүләкләр белән тула бара. Елдагыча, хәйрия акциясендә катнашучылар бирегә тәм-томнар, уенчыклар, уку өчен кирәк-яраклар, өр-яңа кием-салым алып килә.

Аерым бүләк әзерләргә теләүчеләр өчен НТР фойесында куелган чыршыда хатлар урын алган. Балалар йорты һәм «Балкыш» приюты тәрбияләнүчеләре язган хатларны инде алып бетергәннәр. Хәзер исә анда «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән юлланганнары эленгән.
Яңа Ел – тылсым һәм бүләкләр вакыты. Сез дә Кыш Бабай булыгыз, балалар хыялларын бергәләп тормышка ашырыйк, аларга бәхет бүләк итик!
Күчтәнәчләрне Химиклар урамындагы 64а йортына алып килергә була. Сорауларга җавапларны 8(555)40-07-70, 917-937-30-77 номеры буенча алырга мөмкин. (6+).
Фотолар НТР сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X