Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Сез безгә бик кирәк»

Татар халкында яшьләрне хезмәттә, тәрбиядә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауда, телебезне саклау һәм үстерүдәге хезмәтләрен искә алып, гомер көзендә әти-әниләрне, әби-бабайларны хөрмәт итү буыннан буынга дәвам иткән.

Өлкәннәрнең тәҗрибәсен, аларның яшьләрне тәрбияләүдә төп роль уйнавын күреп, хөкүмәтебез дә көзге айда бу көнне тантаналы төстә уздыруга багышланган канун кабул итте һәм ул бөтен ил буенча бәйрәм ителә.
Мин мәгариф өлкәсендә 60 елдан артык хезмәт куйдым, шуларның 45 елын беренче колониядә төрле җинаятьләр өчен утыртылган яшьләргә 3 нче кичке яшьләр мәктәбендә тулы булмаган урта белем һәм тәрбия бирүдә катнаштым. Күп еллар директор урынбасары, директор булып эшләдем. Минем белән колониянең элекке начальнигы Мәснәви Һадиуллин да катнашты. Ул хәзер дә мәктәп белән тыгыз элемтәдә торып, ветеран укытучы буларак, мине 27 сентябрьдә колониядә эшләгән ветераннарның тантаналы кичәсенә чакырды. 
Кичә бик оешкан төстә һәм файдалы узды. Иң элек Ватан сугышында катнашучылар һәм хезмәт ветераннарына багышланган һәйкәл янында аларны бер минут тынлык белән искә алдык. Безне колония начальнигы капитан Рөстәм Зәйнуллин, ветераннар советы рәисе Налия Тангаттарова һәм башка хезмәткәрләр бик җылы каршы алдылар, өлкәннәр көне белән тәбрикләделәр. Кичәдә тантанага килә алган 40 тан артык кеше катнашты һәм ветераннар советы эшендә актив катнашкан өлкәннәргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында элекке табиб, майор, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Никифор Тукмачев та бар. Биредә катнаша алмаганнарга соңыннан азык-төлек пакетлары таратылган.
Кичәне яшь хезмәткәрләр алып барды. Чыгышлар, җыр һәм шигырләр татар һәм рус телләрендә башкарылды. Моңлы тавышлары белән чыгыш ясаган җырчыларны – Айгөлне, Рәшитне, Нәфисне һәм ветеран Никифор Тукмачевны зур алкышларга күмделәр.  
Без – ветераннар, кичәдә үзебезне яшьлек елларына кайткан кебек тойдык, оештыручыларның эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге, сәламәтлек теләдек. Яшьләр дә безгә үз шартларын куйдылар: киләсе ел кичәсендә беркемне дә югалтмыйча, шушы составта очрашырга, сәламәт булырга сүз куештык, «оныкларыгызга, туганнарыгызга кирәк булган кебек, сез безгә дә бик кирәк әле», дип озаттылар. Табында татар халкының тәмле ризыкларыннан авыз иттек, озаклап үзара аралаштык, гәпләштек, сөйләшеп сүзләр бетмәде.
Суфиян МИНҺАҖЕВ, мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев