Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үсеш булырга тиеш

1 сентябрьдә Түбән Камада 47 нче микрорайонда төзелгән «артта калучыларсыз» мәктәбе укучыларын кабул итәчәк. 36 нчы мәктәпкә якындагы районнарда яшәүче балалар алына. Биредә, нигездә, яшь гаиләләр яши. Яңача укыту укучыларның сәләтләрен ачарга ярдәм итәчәк. Күптән түгел шәһәр мэры Айдар Метшин мәктәп коллективы белән очрашты.

Яңа мәктәп «Норма 36» исемен йөртәчәк. Биредә 56 укытучы белем бирәчәк. Уку процессын оештыру буенча шуларның һәрберсе өч фикер тәкъдим иткән. Дәресләр дә кызыклы итеп оештырылачак, мәсәлән, психология-рәсем, математика-икътисад дәресләре. 
Укытучылар белән сөйләшкәнче, Айдар Метшин «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе генераль директоры Азат Бикмурзинга мәктәпне күрсәтте. Коридорда эшләр төгәлләнгән диярлек. Яктылык күбрәк булсын өчен, кабинет ишекләренә пыяла куелган. Димәк, укучы сыйныф бүлмәсеннән чыккач, укытучыга аны күзәтергә мөмкинлек булачак. Мәктәптә укучылар һәм укытучылар өчен дресс-код, ягъни бертөрле кием кию кертелгән. Ашханә ресторан тибында булачак. Биредә төрле ризык сайлап алырга була. Шулай ук ашханәдә балаларның туган көннәрен үткәрү мөмкинлеге бар.
Айдар Метшин мәктәп укытучылары белән җыелыш уздырды. Очрашуга махсус кунак «Казан халыкара мәктәбе» директоры Нияз Гафиятуллин да чакырылган иде. Ул укытучыларга яңача белем бирүче мәктәптә ничек һәм нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Иң мөһиме: мәктәпнең балалар өчен булуы турында онытмаска. 
Мәктәп директоры Александра Офицерова әйтүенчә, укулар башлангач, балаларны беренче айларда тикшерәчәкләр, сынаячаклар. Бу белемнәрендәге кимчелекләрне ачыклар өчен эшләнә. Аннары төркемнәргә туплап, дәресләрдән соң өстәмә рәвештә шөгыльләнәчәкләр. Тагын бер максат – һәр баланың сәләтен ачыклау. Нәтиҗәдә, артта калучылар булмаячак.  Мондый мәктәптән укучы яхшы билгеләр белән генә түгел, тормышка яраклашкан кеше булып та чыгарга тиеш.  
«Тиз арада әйбәт нәтиҗәләргә ирешерсез, дип уйламыйбыз. Иң мөһиме: беренче чиратта, ныклы команда туплау һәм яхшы мохит урнаштыру. Куркырга кирәкми. Әмма үсеш булырга тиеш», – диде Айдар Метшин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев