Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сәбәбе нидә?

Газ һәм бензин бәясе кабат артты.

Машина хуҗалары соңгы ара­да газга бәя берничә тапкыр артуыннан зарлана. Башта ул 19 сум булган, аннары 20 сум­га җиткән, хәзер 21 сум икән. Кайбер «заправка»ларда 23 сумга кадәр күтәрелгән. АИ-95 бензины милли индекс бу­енча тонна өчен 58 мең сумга кадәр җиткән.

Газда йөрүче машина хуҗалары әйтүенчә, ягулык­ка бәяләр берничә атна элек арта башлаган. 95ле бензин хакы да шул вакытта үзгәрә башлаган. Монополиягә кар­шы федераль хезмәт моның сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль. Гадәттә, ягулык­ка бәяне аны җитештерүче компанияләр куя. Әмма республикадагы монополиягә каршы федераль хезмәт белгечләре әйтүенчә, бәяләр си­зелерлек артмаган. Бу илнең үзизоляция режимыннан чыгу һәм шәхси транспорттан актив файдалану белән бәйле икән. Ләкин якын арада хәл уңай якка үзгәрергә тиеш.

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X