Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Салымнарны түләргә онытмагыз!

Милек өчен салымны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк булса да, моны эшләмәүчеләр дә бар. Дәүләткә бурычын кайтармаучыларны ни көтә?

– 1 декабрьдән түләргә тиешле акчага көн саен пени өстәлә бара;

– салым инспекциясе даими рәвештә үз таләпләрен җибәреп торачак, ул күргән чаралар бурычыгызны тагын да арттырачак;

– алай да «бирешергә» теләмәсәгез, сезне судка чакырачаклар. Хөкемче бурычны мәҗбүри түләтү турында карар чыгара. Суд утырышына чакыру кәгазе килүгә үк, бурычны түләсәгез, хөкемчегә квитанцияне күрсәтеп, эшне яптыра аласыз;

– судтан соң бурычы булган кешегә дәүләт пошлинасы түләү таләбе белән суд карары җибәрелә. Түләмәсәгез, ул приставларга тапшырыла. Билгеләнгән вакыт эчендә акча түләнмәсә, бурыч артачак;

– бурыч аннан соң да түләнмәсә, милеккә арест салып, сатуга куялар, ә акчасы бурычны каплауга китә;

– шулай ук канунга буйсынмаучы гражданнар чит илгә дә китә алмый, аларга карата башка чаралар да күрелә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X