Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Салым түләтерләрме?

Түбән Камада «Демография» милли проекты буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Анда катнашучылар, балалар санын арттыру һәм үлем очракларын киметү йөзеннән, төрле фикерләр тәкъдим иттеләр.

Бу тәкъдимнәр яңа проектлар нигезендә дә булыр дип көтелә. «Шәһәребездә милли проектны гамәлгә ашырыр өчен, түбәнкамалылар белән киңәшләшергә булдык. Әле бу беренче семинар. Мондый сөйләшүләр һәр проект буенча узачак», – дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.
Әңгәмә вакытында шактый гына кызыклы фикерләр яңгырады. Шулар арасында, баласыз гаиләләргә салым түләтүне кайтару, телевидениедә ток-шоу чыгару; мәктәпләрдә, һөнәри һәм югары уку йортларында «Гаилә» дәресләрен камилләштерү, «Гаилә» паркында «гаилә якшәмбеләре» оештыру, матбугат чараларында гаилә кыйммәтләрен яктырту, яшь әниләр клубларын микрорайоннарда да оештыру, производствода гимнастика ясауны кайтару мәсьәләләре дә бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев