Туган як

Салаватның куяннары да коттеджда яши икән

Күпләрнең яраткан җырчысы үзе бу яңалыгы белән Инстаграмм битендә мактана һәм күпләп куяннар үрчетә башлавы турында хәбәр итә.

Әйе, булдырган Салават! Куяннар өчен матур рәсемнәр, сувенирлар эленгән махсус «йорт» та салып куйган. «Менә куяннарның коттеджы. Әле тагын берне салып ятам», – дип, җырчы куяннары һәм янәшәдә төзелеп килгән тагын бер «коттедж» белән таныштыра. Хәзер базарда бер кисәк тактаның мең сумга якын торганын исәпкә алсак, «коттедж» дип әйтерлеге дә бардыр куяннар йортының. Тыныч кына кипкән клиндер кимереп йөргән куяннарны күреп, Салават Зәки улының куяны буласы килеп китте. Әлбәттә, суеп ашамаса гына инде...

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: