Туган як

Сак булыгыз – талпан

Урамда салкынча булса да, талпаннар активлаша башлаган. Алардан ике кеше зыян күргән инде. Алар шунда ук табибка мөрәҗәгать иткәннәр. Икесенә дә иммуноглобулин кадаганнар.

Тәнегезгә кадалган талпанны үзегез чыгармагыз. Кичекмәстән травматология пунктына барыгыз. Беренче ярдәмне анда күрсәтәчәкләр. Май ахырында әлеге бөҗәкләрнең активлашуы көтелә. Хәзерге вакытта шәһәр паркларын, ял базаларын, сәламәтләндерү лагерьларын һ.б. урыннарны санитар эшкәртүгә әзерләнәләр. Моңа республика бюджетыннан 800 мең сум бирелгән.  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: