Туган як

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле

Лауреатлар арасында шәһәрдәшебез, язучы, “Туган як” газетасы редакторы Фәрит Имамов та бар.

Аңа бүләк “Эт тырнагы” романнар җыентыгы өчен тапшырылачак. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия быел шулай ук «Язмышлар такыясы» шигырьләр җыентыгы өчен Сания Әхмәтҗановага, «Там, где цветет шиповник» китабы өчен Ольга Кузьмичевага биреләчәк.

Кызыксындыру премиясе лауреатлары – «Ак фәрештә» шигырьләр җыентыгы өчен Рифат Сәлахов; «Йөрәгемдә яшисең» шигырьләр җыентыгы өчен Роберт Сәлахиев; «Газаплы мәхәббәт» повестьләр һәм хикәяләр җыентыгы өчен Шәфикъ Иматдинов (Ульяновск).

Быел ул унбишенче тапкыр тапшырыла. Бу хакта Әдәби премиянең оештыру комитеты хәбәр итә.

фотолар Ф.Имамовның шәхси архивыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: