Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабырлык һәм игътибар кирәк

Быел «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионатының финалында җиңгән шәһәрдәшләребез арасында 20 яшьлек Раил Абдуллин да бар. «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә хезмәт куючы егет «Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау» компетенциясендә иң яхшысы дип табылган.

2018 нче елның ноябрендә ул төбәкара чемпионатта катнашып, җиңүгә лаек булган һәм Казандагы Милли чемпионатка юл алган. Анда Раил икенче яки өченче урынга өметләнсә дә, «алтын»га ия булган, шуңа күрә бүләкләгәндә, исемен әйткәч, сәхнәгә очып дигәндәй чыккан. Җиңүе турында да ул тыныч кына сөйли алмый. Тәэсирләре, кичерешләре белән бүлешергә ашыга.
– Иң «авыр» көндәшләр Мәскәүдән килүчеләр иде. Катнашучыларның кагыйдәләрне бозуларын күрсәтү өчен, хәтта яшертен генә фотога да төшерделәр. Шулай да иң авыры – ярышлар вакытында остазың белән сөйләшү, киңәшләшү мөмкинлеге булмау, – ди Раил.
Вакытында җыела алуын, сабырлык һәм игътибар белән эшләүне ул җиңүгә ирешүе дип саный. Чемпионатка кадәр дә, чемпионат вакытында да тырышып әзерләнгән ул. Төнгә кадәр иптәшләренә ярдәм итеп, йокысы туймаган чаклары да байтак булган.
– Йоклап калу сәбәпле, Чемпионатны ачу тантанасын күрмәдем һәм Казан буенча экскурсиягә дә бара алмадым. Ә шулай да тырышлыгым юкка китмәде, – ди егет.  
Остазларын хөрмәтләүе күренеп тора, алар турында ул еш кына сөйли.  Берсе – үзе укыган көллияттә хезмәт куючы Артем Роднов, икенчесе – «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең белгече Артем Трошин. Артем Трошин Милли финал вакытында һәрвакыт Раил белән иде. 
Ял итәргә дә өлгермичә, Раил Абдуллин инде Шанхайда узачак дөньякүләм дәрәҗәсендәге WorldSkills-2019 чемпионатында Түбән Кама данын якларга әзерләнә башлаган.  
Казанда узган Милли чемпионатта барлыгы 11 түбәнкамалы катнашкан. Шуларның дүртесе икенче урын алган, берсе – өченче урынны яулап кайткан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев