Туган як

Сабыр төбе – сары алтынмы?

Хәзерге заманда техникасыз беркая китеп һәм бернәрсә эшләп булмый. Әмма уңайлы булса да, теләсә нинди яхшы техника ватыла. Иң еш ватылучы әйбер, мөгаен, телефондыр. Ә гарантиягә керми торган очрак булса, сервис үзәгендә үз хисабыңа төзәтергә туры килә. Сүзебез шундый бер хәл турында булыр.

Бер ханымның кәрәзле телефонының экраны чатнаган. Телефон гарантия вакытында ватылса да, гарантия очрагына туры килмәгән – ул төшеп ватылган. Хуҗасы аны сервиска тапшырган. Күпмедер вакыттан соң шалтыратып чакыргач, телефонын алырга килгән ханым анда яңа җитешсезлекләр тапкан, башкача әйткәндә, мастер төзәтмәгән, ә, киресенчә, бозган булып чыккан. Төзәтүче «барысы да тәртиптә булачак», дип кулланучыны кайтарып җибәргән. Әмма җитешсезлекләр шул килеш калган, «начар сыйфатлы дисплей килгән» дип акланганнар. Шулай итеп, түбәнкамалы телефонын биш тапкыр калдырган. Алтынчысында аңа «тагын бер атнадан килегез», дигәч, ул кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать иткән.
Белгечләр ханымга дәгъва язарга ярдәм иткәннәр, шулай ук сервис үзәге мастерлары белән очрашып, кулланучыларның хокукларын яклау турында кануны буенча вазифаларын, аларны үтәмәгән очракта, нинди җәза көтәчәген аңлатканнар. Белеп торыгыз: эш кулланучы әйбере белән (яки әйберен кулланып) тулысынча яки өлешчә башкарылса, хезмәт күрсәтүче шул әйбер өчен җавап тота. Тапшырылган әйбер өлешчә ватылса, ул өч көн эчендә төзекләндерелә, кирәкле материал булмаган очракта, бәясе кире кайтарыла. Бу очракта да дөреслек җиңде: ханымга телефонны «төзәткән» өчен түләгән акчасы кайтартылган, өстәвенә, мораль компенсация дә түләнгән.
Сорауларыгыз булса, Бызов урамындагы 20а йортында урнашкан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп була. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Шулай ук Түбән Кама территориаль органы «кайнар линия»сенә 8(8555)36-63-76 номеры буенча дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-17.00 сәгатьтә, җомга 8.00-16.45 сәгатьтә шалтыратыгыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы материаллары буенча Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА әзерләде.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: