Туган як

«Һәрвакыт гадел булырга тырыштым»

Дилүс Сәетов милиция органына эшкә көтмәгәндә килә. Оренбург өлкәсенең Шарлык районы Яңа Муса авылында туган егет армия сафларында Казанда хезмәт итә. Аннары, ике ай укып, запастагы офицер, кече лейтенант дәрәҗәсе ала һәм Казанда кала. Шунда халык дружинасы белән кизү торганда, бер өлкән лейтенант аңа Түбән Кама милиция органнарына эшкә урнашырга...

Дилүс Сәетов милиция органына эшкә көтмәгәндә килә. Оренбург өлкәсенең Шарлык районы Яңа Муса авылында туган егет армия сафларында Казанда хезмәт итә. Аннары, ике ай укып, запастагы офицер, кече лейтенант дәрәҗәсе ала һәм Казанда кала. Шунда халык дружинасы белән кизү торганда, бер өлкән лейтенант аңа Түбән Кама милиция органнарына эшкә урнашырга тәкъдим итә.
- Мин хатыным белән киңәшләштем. Аның туганнары Азнакайда, димәк, ерак түгел, дип уйладык. 1971 елның 9 мартыннан Түбән Камада эшли башладым, - ди Дилүс Сәетов. - Башта участок инспекторы итеп билгеләделәр. Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы бер йорттан квартир бирделәр.
Ул чакта аның участогындагы шушы үзе яшәгән һәм тагын берничә йорт тулай торак була. Аларда төрле предприятие хезмәткәрләре яши. Участок инспекторы эше хәзер дә җиңел түгел, ә ул вакытта бигрәк тә авыр була. Төнге сәгать 12дә, 1дә кайткан чаклары еш була. Егетләр кызу канлы, эчсәләр, сугыша башлыйлар.
- Мин участковый булып урнашканга бигрәк тә комендант канәгать булды. Моңа кадәр ул, сугыш чукмарларыннан шүрләп, тулай торак буенча балта белән йөргән. Вахтер исә минем квартир ишеге янында утырды, берәр нәрсә булса, кыңгырауга басып чакырып чыгара иде, - дип искә ала Дилүс Сәетов. - Әмма ул вакытта участковыйларга ихтирам зур иде. Сугышучы яшьләр янына килсәң, алар тыңлый һәм тиз генә таралышалар иде. Дөрес, төрле хәлләр булды. Артык дуамаллар белән сугышырга да туры килде. Ә пистолет юк, чөнки рөхсәт ителми.
1979 елда Дилүс Сәетовны дежур частька күчерәләр. Дөресрәге, ул милиция начальнигының дежур ярдәмчесе итеп билгеләнә. Беренче карашка, бик гади эш кебек. Телефоннан шалтыратуны кабул итәсең һәм пультка тапшырасың. Әмма алай түгел икән шул. Кирәкле сүзләр табып, шалтыратучы кешене тынычландырырга, җинаятьченең билгеләре турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алырга, оператив-тикшерү төркемен җинаять урынына җибәрергә, частька китерелгәннәрдән аңлатма алып, кәгазь тутырырга кирәк. Һәм барысы да тиз арада эшләнергә тиеш. Иң күп шалтырату бәйрәм көннәренә туры килә. Дежур частьта бары милиция хезмәткәре һәм аның ярдәмчесе. Шалтырату сәбәпләре төрле. Дилүс Сәетов әйтүенчә, иң авыры - гаиләдәге ызгышлар.
- Исерек килеш кайтып, ир тавыш чыгара, хатынына кул күтәрә. Билгеле, тегесе милициягә шалтырата. Хезмәткәрләр килеп җитә, әмма хатын гариза язарга теләми. Сез аны куркытыгыз гына, дип ялына. Мондый очракларда гел бер үк кешеләр шалтырата иде, - ди эчке эшләр органнары хезмәткәре.
Исерек ирне дежур частька алып китсәләр, кыенлык туа. Айныткычка илтер идең, хатыны үзен яклап, моңа «тамга» салган. Анда яралар, җәрәхәтләр белән алмыйлар. Нәтиҗәдә, иртәнге 3ләргә кадәр дежур частьтагы камерада тотып, тиешле кәгазьләрне тутырып, судка җибәрәләр.
Гадәттән тыш очраклар булганда, тиз арада Казанга шалтыратырга кирәк. Шундый очракларның берсен Дилүс Сәетов әле дә хәтерли. Менделеевскидан судка дип алты җинаятьчене китерәләр һәм төрле камераларга урнаштыралар. Алар кылган җинаять бик җитди була. Бервакыт Дилүснең ярдәмчесе килеп, алты тоткын да кан тамырларын кискән дип хәбәр итә.
- Кан сиптерә генә. Үзләре, начальник, безгә инде барыбер, дип кычкыралар. Үзебез дә керә алмыйбыз, табибларны да кертмибез. Үзләрен ничек тотарлар, һөҗүм итәргә дә мөмкиннәр бит. Аңнарын югалтып егылгач кына, ашыгыч ярдәм чакыртып, дәваханәгә озаттык, коткардык, - дип исенә төшерә ул. - Мондый хәлләрдән соң еш кына кан басымы күтәрелә иде.
70-80 елларда машиналар сирәк кешедә булса да, урлау очраклары теркәлгән. Әмма йөреп, теләсә кая ташлап калдырмыйлар. Запчастьларга сүтеп саталар. 1985 елда «коры закон»
кабул ителә. Аракы сатылган кибетләрдә кешеләр алдан ук чират ала. Чиратта торганда, сугышуга кадәр барып җитәләр. Шуңа да бу кибетләрдә милиция хезмәткәрләре кизү тора. 80 еллар ахырында бөтенләй башка хәлләр башлана. Үзгәртеп кору чоры шәһәр тормышын тискәре якка үзгәртә. Җинаятьчеләр шәһәрне «бүләләр», «крыша»лау, кибетләр яндыру, үтерү дисеңме... Милиция хезмәткәрләренә эш бермә-бер арта бара.
- Иртәнге сәгать 8дә килеп, бер тәүлек эшлибез, аннары дежурлыкны тапшырганчы, тагын ике сәгать уза. Ял ике тәүлек булырга тиеш. Дөрес, беренчесендә борчымыйлар иде. Ә менә икенче ялны күрмәдем дисәм дә була: йә кизү торасы, йә тагын берәр нәрсә килеп чыга. 1985 елдан бер тәүлек эшләп өч тәүлек ял бирә башладылар. Бу эшне бераз җиңеләйтте, - ди Дилүс Сәетов.
1990-1995 елларда ул балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе бүлеге начальнигы вазифаларын башкара. Үзгәртеп кору чоры анда да үз «төзәтмәләр»ен кертә. Шәһәр кварталларга бүленгән. Яшүсмерләр арматура таяклары тотып, төркем-төркем булып сугыша. Урамнарына чит малай керсә - кыйныйлар. Дилүс Сәетов әйтүенчә, шул үсмерләр белән эшләүдән бигрәк, ата-аналары белән аралашу авыр була.
- Балаларының тәртип бозганын, хәтта җинаять эшләгәнен белә торып, «гаепле түгел, ялгышып кына» дип яклыйлар, улларына тимәсеннәр өчен, барысына да әзер алар. Ә бу вакытта балалары елмаеп утыра. Аларга барыбер, - ди Дилүс Сәетов. - Ул вакытта юклык заманы дигәндәй, кием, башлыклар урлыйлар иде. Хәзер исә бар да бар. Тик барыбер сугышалар. Малайлар түгел - кызлар. Ояты ни тора.
Дилүс Сәетов тагын биш ел суд приставлары начальнигы булып эшли. Лаеклы ялга подполковник дәрәҗәсендә чыга. Хәзер ул суд приставларының ветераннар советы рәисе.
Дилүс Лотфулла улына быел 70 яшь тулды. Хатыны Фәүзия белән алар ике кыз үстергәннәр, ике оныгы бар.
- Мин хатыныма бик рәхмәтле. 48 ел бергә яшәп, беркайчан да эшем турында начар сүз әйтмәде, балаларны тәрбияләде, миңа терәк булды. Мин бит читтән торып Алабуга милиция мәктәбен, Эчке эшләр академиясен тәмамладым. Сессиягә киткән вакытта үзе генә кала иде, - ди Дилүс Сәетов.
Ул гаделлекне хокук сакчысының иң мөһим сыйфаты дип саный. Мәктәптә укыган чагында ук көчсезләрне яклаган өчен аны «адвокат» дип йөртәләр. Бервакыт хезмәттәше: «Урамда формасыз йөрергә курыкмыйсыңмы?», - дип сорагач, ул: «Юк, әлбәттә. Нәрсәдән куркыйм мин? Намусым чиста. Һәрвакыт гадел булырга тырыштым», - дип җавап бирә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: Дилүс Сәетовның капитан булган чагы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: