Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рухи кыйммәтләрне саклау юлында

Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының ведеокиңәшмә форматында киңәйтелгән утырышы булды. Киңәшмә эшендә Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина, Салих хәзрәт Ибраһимов, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре дә катнашты.

Болгарда ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чаралары беренче тапкыр 1989 елда ук мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин инициативасы белән үткәрелгән иде. Шул вакыттан бирле ата-бабаларыбызның мирасын саклау буенча күп эш башкарылды. «Яңарыш» фонды эшчәнлеге нәтиҗәсендә зур күләмле тарихи-археологик тикшеренүләр, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә мәдәни мирас объектларын реставрацияләү эшләре алып барылды. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне ТР Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары исемлегенә кертелде.

"Юбилей дөнья җәмәгатьчелегенә безнең бай мәдәни һәм тарихи мирасыбызны, традицион рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерүдәге казанышларыбызны һәм Россия мөселман өммәтенең ислам дөньясының аерылгысыз өлеше булуын күрсәтергә тиеш", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республика чаралары планы турында ТР Премьер-министры урынбасары, республика оештыру комитеты рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев җентекләп сөйләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев