Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рөстәм Миңнеханов хатыны белән Россия Президентын сайлауда катнашты

Фото: twitter.com/edkhayrullin, Арсений Маврин Татарстан Президенты 42нче сайлау участогында тавыш бирде. (Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында - Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде. Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп...

Фото: twitter.com/edkhayrullin, Арсений Маврин

Рөстәм Миңнеханов хатыны белән Россия Президентын сайлауда катнашты

Татарстан Президенты 42нче сайлау участогында тавыш бирде.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында - Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде.

Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алды һәм кабиналарга керде. Дөрес, анда озак тормадылар. Берничә секундтан соң һәркайсы тутырылган бланкларны үтә күренмәле урнага салды.

«Барыбызны да бәйрәм белән котлыйм. Россия Президентын сайлау - иң төп сайлау ул», - дип искәртте Татарстан Президенты журналистлар белән аралашканда.

«Кемне сайлаганымны әйтмим. Ярамый. Мин - илебез үсеше дәвам итү яклы. Әле тавыш бирергә өлгермәгән кешеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: сайлау участокларына килегез», - дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатынына волонтерлар «Мин тавыш бирдем» дигән беләзекләр тапшырды. Әлеге беләзекләр бүген шәһәр транспортында бушлай йөрү хокукын бирә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев