Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рөстәм Галиевнең хезмәте лаеклы бәяләнде

Татарстан Президенты Указы белән, профессиональ театр сәнгате өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкән шәхесләрне бүләкләү өчен, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе булдырылды. Әлеге мәртәбәле бүләккә лаек булган беренчеләр арасында Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев тә бар. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уздырылган тантанада...

Татарстан Президенты Указы белән, профессиональ театр сәнгате өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкән шәхесләрне бүләкләү өчен, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе булдырылды. Әлеге мәртәбәле бүләккә лаек булган беренчеләр арасында Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев тә бар.

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уздырылган тантанада премиянең беренче лауреатларын Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

- Бүген республикабызның мәдәни тормышында яңа матур традиция барлыкка килә, - диде ул. - Марсель Хәкимович гомерен багышлаган сәхнәдә ике елга бер мәртәбә аның туган көненә - 7 ноябрьгә туры китереп, Сәлимҗанов исемендәге премияләр биреләчәк. Язучылар өчен Тукай премиясе ничек булса, театр өлкәсендә Сәлимҗанов премиясе иң абруйлы бүләк булачак. Бу бүләк, бөек режиссерның үзе кебек, татар милли театрын үстерүгә хезмәт итәчәгенә ышанам.

Фәрит Мөхәммәтшин беренче лауреатларның исемнәрен игълан итеп, сәхнәгә чакырды. Алар өчәү: Әтнә дәүләт драма театрының баш режиссеры Гомәр Мәрдәнов, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Ринат Таҗетдинов һәм Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев. Татарстан дәүләт советы рәисе аларның һәркайсына Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты медален һәм 200 мең сум акчага сертификат тапшырды.

Шәһәрдәшебез Рөстәм Галиев үзенең уңышларын остазы Марсель Сәлимҗанов әйткән "Туктап калма!" дигән сүзләрне беркайчан да онытмавы белән бәйли:

- Марсель абыйда укыганнар арасыннан бер миңа гына яңа театр төзергә насыйп булды. Түбән Камада профессиональ театр ачылып, беренче спектаклебез куелгач, ул Казаннан премьерага килде һәм миңа зур картина бүләк итте. Аның бу бүләге бүген дә безнең театрда эленеп тора. Ул көнне Марсель Хәкимович миңа: "Башлагансың икән, туктап калма!" - диде. Укытучымның бу сүзләрен һәрвакыт исемдә тотам, нинди генә авырлыклар булса да, туктап калмаска, алга барырга тырышам. Ә премияне театрыбызның бөтен коллективы эшен бәяләү дип кабул иттем, - диде Рөстәм.

Виктор ШАДРИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев