Туган як

Россиянең төзелеш министрлыгы фикеренчә, 2020 елда Түбән Кама Татарстанда иң уңайлы шәһәр җире дип табылган

Ведомство илнең 1116 шәһәрнең сыйфат индексын санап чыгаргач, шундый нәтиҗәгә килгән

Исәпләгәндә, торакка, ишегалларына, юлларга, тротуарларга, социаль һәм күңел ачу инфраструктураларына һ.б. бәя бирелгән. Бу урыннар куркынычсыз, уңайлы, заманча һәм экологик яктан чиста булырга тиеш. Бәяләүнең тагын критерие – шәһәрдәшләрнең карар кабул итүдә катнашулары. 360 баллдан Түбән Кама – 209 ны, Казан – 204 не, Яр Чаллы шәһәре 198 не җыйган. Шулай ук Түбән Кама районы социаль-икътисади үсеш буенча, Татарстанда икенче урын алган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: