Туган як

«Россиядә яшәсәк тә, татар телендә аралаштык»

Земфира Рәхимова Үчкә авылында туып үсә, әмма туган җиреннән озак кына аерылып тора – 42 ел Калугада яши. «Татар милләтеннән булсак та, оялмадык, безне дә ихтирам иттеләр. Гәрчә үзләрен татар дип атаудан баш тартучылар булса да», – ди ул. Түбән Камага кайткач та, «Туган як» газетасы белән озак еллар буе тыгыз элемтәдә тора. Укучылар аның язмаларын яратып укый. Тынгы белмәс кеше ул: ветераннар Советында эшли, «Берегиня» пенсионерлар клубын җитәкли, концертлар, күргәзмәләр оештыра. Бу кадәр эшкә вакытны каян табып бетерә икән?

Мәктәпне тәмамлагач, Земфира 1958 елда апасы янына Сәмәркандка китә һәм шунда эшкә урнаша. Ул вакытта авыл кешесенә паспорт алу бик авыр була. Шуңа күрә документны анда юнәтә. Шәһәре матур, яшәгән урыны рәхәт булса да, күңеле якын итми. Ул олы апасы янына Әлмәт шәһәренә кайта. Эшләп, читтән торып институт тәмамлый, бухгалтер-икътисадчы белгечлеге ала. 
Булачак ире белән кичке биюләрдә танышалар алар. 
– Дус кызым белән Нефтяниклар клубы каршындагы «пятачок»ка биергә чыктык. Түгәрәкнең икенче ягындагы озын буйлы, кара чәчле чибәр егетне күреп алдым да, дустыма: «Рокыя, күрерсең, ул мине биюгә чакырачак», – дидем. Ике минут үттеме-юкмы, ул килеп, мине биюгә чакырды, – дип исенә төшерә Земфира ханым. 
Егетнең исеме Кадыйм икән. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, юллама буенча Әлмәткә җибәрелгән яшь белгеч. Шул ук кичне кызны озата кайта ул. Очрашулар, билетка озын чиратлар торып, кинога йөрүләр... Ике елдан Рәхимовлар гаиләсе барлыкка килә. Ике як та киленне һәм кияүне яратып кабул итә. Быел исә танышуларына – 55, ә бергә яшәүләренә 11 сентябрьдә 53 ел тулган. 
Тормышлары түгәрәкләнә: кызлары туа, квартир да була. Земфира ханым әйтүенчә, ул чаклар куанычлы, онытылмас еллар булып истә калган. 1967 елда ире Кадыйм, Калуга өлкәсенә китеп, аспирантурага укырга керергә ниятләгәч, хатыны каршы килми. Ул Боровск шәһәренең физиология, биохимия һәм авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыру Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтына керә. 8 айлык кызы белән Земфира ханым Татарстанда бер елдан артык яши. Аннары, тәвәккәлләп, ире янына күченә. 
– Башта бик кыен булды. Квартир юк, акча түләп тордык. Рус җирлегендә яшәсәк тә, өйгә кайткач, татарча аралаштык, туган телне кызыбызга да өйрәттек, – дип дәвам итә Земфира ханым. 
Тора-бара квартир да бирәләр, Кадыйм әфәнде фәнни дәрәҗә ала, фәнни хезмәткәр булып эшли. Земфира ханым да шул ук институтта баш бухгалтер вазифасын башкара. Ә шулай да туганнары, якыннары булмаган урында яши башлау бик кыен була. Татарлар бөтенләй юк диярсең. Беркайда татар сөйләме ишетелми. Земфира ханым телефон белешмәлегеннән табып, татар фамилияле гаиләләргә шалтыратып та карый, ләкин «монда татарлар яшәми» дигән сүзләр генә ишетә. Әмма Рәхимовлар өчен иң сәере кешеләрнең, күршеләрнең бер-берсе белән аралашмаулары, йөрешмәүләре була. Гаилә беренче адымны үзе ясый. 
– Бер гаиләне кунакка чакырдык. Ире – әзәрбайҗан, хатыны рус милләтеннән. Табынга бары тик татар ашлары әзерләдем. Бик ошаттылар. Үзләре дә безне кунакка чакыра башладылар. Башка гаиләләр белән дә дуслаштык. Татар ашларын барысы да яратты – кабак бәлеше, кыстыбый, пәрәмәч... Рецептларын да сорап алдылар, – ди Земфира ханым. 
Туган якларын да онытмыйлар, әти-әниләре исән вакытта ел саен диярлек алар янына кайталар. Туксанынчы елларда илдәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә институтта хәлләр начарлану сәбәпле, төрле шәһәрләрдәге филиаллары бер-бер артлы ябыла. 1990 елда Кадыйм әфәнде Россия аграр университетының Калуга шәһәрендәге филиалына урнаша: башта доцент, аннары декан, кафедра мөдире булып эшли. Лаеклы ялгы чыккач, Земфира ханым да аның янына күченә. Бай тарихлы, истәлекле урыннары күп булган Калуга шәһәрен тиз арада үз итә. Анда җәмәгатьчелек эшләре белән мәшгуль була. Төбәк ветераннары советы президиумы һәм үзе яшәгән микрорайонда ветераннар советы әгъзалары була. 
Ул елларда Калугада татарлар җәмгыяте да барлыкка килә. Аларның күбесе – Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Казахстан якларыннан килеп яши башлаган татарлар. 
– Калугадагы хәрби часть белән идарә итүче Равил Яхъяев мине эзләп тапты. Татар оешмасы булдыру өчен ул янып йөрде. Сабантуй уздыру теләге тугач та, 2005 елда Мәскәүгә барып, андагысын карадык. Мин җырладым һәм биедем. Хәния Фәрхи белән төшкән фото әле дә саклана. Ә 2006 елда Калугада беренче тапкыр Сабантуй уздырдык, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Земфира ханым.
Көйгә-моңга мәхәббәте көчле аның. Татарстанга кайткач, үзләре белән татар җырлары яздырылган кассеталар алып китәләр. Яшь чактагы җырлаганнары да исендә. Оешмада «Дуслык» ансамбле барлыкка килә. Муса Җәлилгә, Габдулла Тукайга багышланган, халык бердәмлеге көне, татар мәдәнияте көне, төрле милли бәйрәмнәр уңаеннан кичәләр уздырыла, ансамбль артистлары барысында да, чыгыш ясыйлар. Земфира ханым Г.Тукайның тууына 120 еллыкны Белинский исемендәге китапханәдә зур чара итеп үткәрә. Рус милләтеннән булган дусларын да чакыра. Кичәдә Тукай шигырьләрен сөйлиләр, хәтта берсе «Тәфтиләү»не җырлый.
Оешмадагылар балаларга ана телен өйрәтү өчен якшәмбе мәктәбе ачалар. Земфира ханым да анда йөрүчеләргә дәресләр бирә. 
Әзәрбайҗан оешмасы чыгарган газетага татар җәмгыятендәге  яңалыклар турында мәкаләләр язып торган ул, «Татар ашлары рецептлары» дигән сәхифәсе дә даими басылган.  
Тынгы белмәгән ханым гөлләр үстерергә дә өлгергән әле. Калуга шәһәрендә уздырылган  «Иң матур балкон» бәйгесендә берничә ел буе беренчелекне алып тора. Ветераннар советындагы актив эше өчен аңа шәһәр башлыгы, шәһәр Думасы рәисе исеменнән күп тапкыр мактау кәгазьләре тапшырыла. 
Җан тартмаса, кан тарта, ди татар халкы. Еллар узган саен, туганнарның ераклыгы нык сиздерә икән. Түбән Кама шәһәре дә һаман матурлана бара, яшәү өчен анда барлык шартлар да бар. Калугада 42 ел гомер иткән Рәхимовлар, тәвәккәлләп, 2009 елда Татарстанга күченә. Матур, яшел, чиста шәһәр, туган телдә сөйләшү, татар газеталары, татар тапшырулары – аларны барысы да куандыра. 
– Түбән Камага кайткан елда ук «Туган як» газетасына язылдык һәм бүгенге көнгә кадәр аннан аерылганыбыз юк. Аны яратып укыйбыз, шәһәр яңалыклары, милләттәшләребез тормышы, кызыклы кешеләр, әдәби әсәрләр  турында – анда барысы да бар, – ди Земфира ханым. Дөрес, читтә калган дуслары да сагындыра, әмма алар белән элемтәләре өзелми.
Тик утырырга яратмаган Земфира Рәхимова биредә дә үзенә эш таба. «Туган як» газетасында «Чулпан» ансамбленең аралашу кичәсе үткәрәчәге турындагы белдерүне  укый һәм очрашуга барырга карар кыла. «Диско-центр»га (хәзер «КоvеR» яшьләр үзәге) барып, җитәкчеләре белән аралаша. Сүз биргәч, кичәдә үзе белән таныштыра, җырлый да. 
«Титан» клубында исә рус пенсионерлары клубы җыела икән. 
Шәһәрдә «Берегиня» пенсионерлар клубы да бар. 20 ләп кеше өч айга бер Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә җыела, чәй эчә. Земфира Рәхимова 2011 елда клуб җитәкчесе итеп билгеләнгәч, әгъзалар саны 70 кә җиткән.
– Төп максатыбыз – пенсионерларны җыю, аралаштыру. Ә биредә алар дуслар таба. Икенчедән, булган тәҗрибәне яшьләргә җиткерәсе иде, шул ук вакытта алардан да күп нәрсәгә өйрәнеп була. Аннары сәламәт яшәү рәвеше алып баруга да зур игътибар би-релә. Сәламәтлек төркемен үзем җитәклим, – ди Земфира ханым.
Клуб әгъзалары еш кына төрле темаларга кичәләр уздыра. Араларында төрле милләт вәкилләре бар. Шуңа күрә бәйрәмнәрдә төрле телләрдә чыгыш ясыйлар. Шул ук вакытта «Берегиня» шәһәрдә узган чараларда да катнашырга тырыша, «Шәфкатьлелек» үзәгендә концертлар куя. Хәзер алар Красный Ключ бистәсендәге «Мирас» мәдәният йортында очрашалар, репетицияләр уздыралар. 
Шул ук вакытта ул һаман да белем алырга омтыла. Монда исә Өченче буын университеты ярдәмгә килә. Земфира Рәхимова төрле компьютер курслары, психология факультетларында белем алган. Заманнан калышып булмый бит. Кызының гаиләсе белән скайп аша аралашалар, табибка да интернет аша языла, психология буенча белемен дә куллана. Кайчандыр үзе киткән кебек, кызы белән кияве Киевта яши. Ике оныклары да гыйльми эш белән шөгыльләнә.  
Җиденче ел рәттән «Көзге уңыш» күргәзмә-бәйгесе дә аның тарафыннан уздырыла. Хәзер үзе генә түгел, ярдәм итүчеләр бик күп. Катнашырга теләүчеләр саны да арта. 
Земфира ханым монда кайтып, үз урынын табуына бик бәхетле. Кадыйм әфәнде белән алар татар бәйрәмнәрен, бәйгеләрен, концертларын калдырмый. Бер-берсенә килешеп, бер-берсен тулыландырып торалар. Икесе дә аралашучан. Заманнан калышмаска тырышалар. Алга таба да шулай булсын дип телик. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотолар З. Рәхимованың шәхси архивыннан алынды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: