Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Романтик хискә бирелеп...

Түбәнкамалы өчен Һава десанты гаскәрләре көне фаҗига белән тәмамланган. Запастагы офицер, Әфган сугышы ветераны буада батып үлгән.

Хәл «Автомобилист 35» гаражы кооперативы янында булган. Әфган сугышында катнашкан ике дус Һава десанты гаскәрләре көнен билгеләп үтәргә карар кылган. Яннарында бер хатын да булган. Шаһитлар сүзләренчә, ирләрнең берсе, гүзәл затка ромашка җыярга дип, буаның икенче ярына йөзеп киткән. Ярдагы дусты ул кычкырган тавышка әйләнеп караган, батуын күргәч, ярдәм итү өчен суга сикергән, әмма соң булган. Гәүдәне бер сәгатьтән чыгарганнар.
Буа зур булмаса да – тирән. Ир мәете яр буенда диярлек, дүрт метр тирәнлектә табылган. Аннары суы да бик пычрак. Водолазлар әйтүенчә, монда йөзү катгый тыела. Әмма бу урын коену өчен җиһазландырылган. Мунча, мангал һәм чатыр бар. Тикшерү бара.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев