Туган як

Үрмәкчедән күрмәкче: узышып әйбер җыялар

Түбән Камада гына түгел, республикада халык күпләп шикәр комы, тоз сатып ала башлаган. Моннан сатучылар да бик оста файдаланалар.

Әле берничә көн элек кенә 10 килолы шикәр комы бәясе 480 сум булса, бүген инде 790 сум тора. Рафинадның килосы 89 сум...

Кеше арасында мондый ялган хәбәрләр әледән-әле таралып тора. Кайчандыр «шырпы, чәй бетә икән» дигәнгә ышанып, күпләп чәй алган кешеләр инде ничә ел шул иске чәйләрен эчәргә мәҗбүр. Кибет киштәләреннән шикәр комы, тоз кебек көндәлек азык-төлекнең югалуына да халык үзе сәбәпче: берсеннән-берсе күрмәкче, капчыклап шикәр комы, тоз сатып алалар. Әйтерсең, шикәр комы ашап кына ачлыктан котылып була. Югыйсә, сатучылар, кибет хуҗалары «ясалма дефицит» дип үзләре үк әйтеп тора. Әле коронавирус авыруы тарала башлаган чорда бер шулай күпләп карабодай ярмасы һәм бәдрәф кәгазенә ябырылганнар иде. Тик, күргәнегезчә, карабодай ярмасы да, бәдрәф кәгазе дә сатудан юкка чыкмады. Ничек бар – шулай калды.

Кибетләрдә чынлап та, шикәр комы калмаган. Минем кебек сорап тинтерәтүчеләр күп булгандыр, «песок» дип авыз ачуга кассир ханым: «Шушы көннәрдә булачак», – дип җавап кайтарды.

Эре кибетләрнең берсе ябыла дигәч, бер танышым, башкалабыз Казанга барып, биш сәгать чират торып, чүп-чар төяп кайткан. Киләчәктә кирәге чыгармы-юкмы, әле анысын үзе дә белми. «Кирәге чыкмаса, интернетка куеп сатармын», – ди.

Ул көнкүреш техника товарлары бәясен күрегез: шушы бер-ике көн эчендә икеләтә арткан. Сатучылар: «Алучы булгач, бәяне күтәрәбез инде», – дип тик елмаеп тора. Дөрес, җае чыкканда нишләп әле баеп калмаска, ди.

Бу урында язмага нокта куеп, гади кешеләрнең борчылуларының нигезсез икәнен раслар өчен дәрәҗәле эксперт, Татар инновацион икътисад идарәсе академиясе җәмгыяте генераль директоры, икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Илдар Аблаевның интернетта әйткән сүзләрен китерәм. 

 

«Илдә хәрби режим
кертелмәячәк. Сәүдә
үзәкләре азык-төлек белән
тәэмин ителәчәк. Чөнки
безнең авыл хуҗалыгы
тармагыбыз бик көчле.
Белоруссиядән ит, сөт,
эремчек, сыр, казылык
кебек ризыклар кертелә.
Төркия белән Монголия
Россиягә карата нейтраль
позициядә калды.
Кыенлыклар килеп чыга
калса, азык-төлекне
әлеге илләрдән сатып алу
мөмкинлеге бар», – дигән ул.

 

Дәүләт думасы депутаты Олег Морозов та бу мәсьәлә хөкүмәт дәрәҗәсендә тикшереләчәген һәм чаралар күреләчәген хәбәр итте.

Әле бит шунысы да бар, социаль әһәмиятле товарлардан ит, балык, май, сөт, йомырка, шикәр, тоз, чәй, он, ипи, дөге, бодай, карабодай ярмасы, токмач, яшелчәләр һәм башка ризыкларга бәяләр 30 яки күбрәк процентка артса, хөкүмәт аларның максималь бәясен билгели.

Шуңа күрә, кибетләрдә азык-төлек бетәр дип курку урынсыз. Барыбер, гомер буена җитәрлек запас туплап куя алмассыз, ни күрсәк ил белән бергә күрербез. Коткы таратып, якыннарыгызны, танышларыгызны борчуга салмагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: