Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Рәхәтләнеп ял иттек»

Кызыл Чапчак авылында мәдәният йорты гөрләп эшли, балалар һәм зурлар өчен төрле-төрле бәйгеләр, осталык дәресләре, очрашулар уздырыла.

Көзге ялларда балаларыбыз, оныкларыбыз телевизор, компьютерлардан аерылып Назилә, Галия, Зөбәрҗәт апалары оештырган чараларга йөрделәр. Әле күптән түгел, бар эшләребезне калдырып, авылыбызның халык театры артистлары, Театр елы кысаларында әзерләгән Ләбиб Леронның «Коры куык» дигән ике пәрдәле моңсу комедиясен карарга бардык. Театрның режиссеры Галия Хатипова.
Килеп керүгә сәхнәдәге бизәлеш күзгә ташланды, көянтә-чиләк асып коега суга бару күз алдына килеп басты, олы яшьтәге әби-апалар «Уфалла» арбасы белән печән ташуларын искә төшергәннәрдер, мөгаен! Оныкларыбыз бер-бер артлы сорау яудырдылар. Театр башланганчы китапханәче Зөбәрҗәт Нургалиева язучы, прозаик Ләбиб Леронның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.
Артистларыбыз шундый оста уйнадылар. Эш арасында репетецияләргә йөреп нинди матур эчтәлекле, тәрбияви, халкыбызның авыр үткәнен чагылдырган спектакль куйдылар. Залдагылар бер елады, бер көлде...
Авыл халкына шундый матур ял бүләк иткәннәре өчен, авылыбыз халык театры артистларына, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт!
Рушания ФӘЙЗУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев