Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һәркем үз эшен белә

Шәһәребезнең 47нче микрорайонында төзелүче белем бирү комплексы территориясендә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин күчмә киңәшмә уздырды. Анда төрле структура җитәкчеләре һәм төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты. Биредә мәктәп, шулай ук 260 урынга исәпләнгән 95нче балалар үсеше үзәге төзелеше буенча алда торган бурычлар да тикшерелде.

Әлеге тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре төзелеше республика программалары һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән гамәлгә ашырыла. Эшләрне 1сентябрьгә кадәр төгәлләү бурычы тора.
Балалар үсеше үзәгендә гомуми 120 урынга исәпләнгән 6 ясле төркеме ачу да планлаштырыла икән. Бу бик әһәмиятле мәсьәлә. Чөнки сорау зур. Түбән Кама районында 1,5-3 яшьлек 1700 бала, шул исәптән 470е яңа микрорайоннарда яшәүчеләрнең балалары, бакчага урнаштыруга чират көтә.
Балалар үсеше үзәгендә тәрбияләнүчеләр алга таба яңа төзелгән 36нчы мәктәптә белем алачак. Хәзерге  вакытта мәктәпкә 1000нән артык укучы кабул ителгән инде. 1 сентябрьдә беренче сыйныфка 290 бала киләчәк.
Айдар Метшин төзелеп килүче бинадагы бүлмәләрне карап чыкты, шул ук вакытта мәктәп коллективы белән дә аралашты. Белем бирү йортының директоры Александра Офицерова белдерүенчә, хәзерге вакытта биредә укытучылар штаты тулган дип әйтергә мөмкин. Мәктәптә 53 педагог эшләячәк. Шул үзенчәлеге дә бар: яңа уку йортында укучылар гына түгел укытучылар да махсус мәктәп формасыннан йөрәячәк.
Балаларның дәресләрдән тыш вакытларын файдалы үткәрү өчен мәктәптә уку һәм уен зоналары булдыру да планлаштырыла икән.
Ә хәзергә биредә кызу эш бара. Төзүчеләр генә түгел, укытучылар, дизайнерлар да мәктәпне үз вакытында өлгертү өчен зур тырышлык куялар. 
Руслан Хәйруллин фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев