Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һәркайсы үз кирәге өчен тотачак

Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләрендә үзара салым җыю референдумнарына бер атнадан азрак вакыт калды. 18 ноябрь көнне референдум Афанас, Каенлы, Красный Ключ, Прости һәм Сухрау авыл җирлекләрендә узачак.

Референдумда 9 участок сайлау комиссиясе катнаша. Финанслау ставкасы быел да үзгәрешсез калачак. Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрид Гыйльманов белдерүенчә, авыл кешеләре җыйган һәр сумга ТР бюджетыннан дүртәр сум акча бүлеп биреләчәк. 
Үзара салым акчасы, гадәттәгечә, авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен файдалы эшләр башкаруга тотылачак. Әйтик, Афанас авыл җирлегендә җан башына үзара салым күләме – 150 сум,  анда Сүбәләк урамында юл салырга планлаштыралар; 
Каенлы авыл җирлегендә үзара салым күләме 300 сум тәшкил итә,  биредә Үчкә, Кече Ерыклы, Байгол авылларында – һәйкәлләрне,  Тоба, Каенлы авылларында  – Сабантуй мәйданнарын, Борок, Красный Бор, Яңа Минкә, Байданкино авылларында – зиратларны, Березовая Грива авылында янгынга каршы гидротехник корылманы  төзекләндерергә уйлыйлар; 
Красный Ключ авыл җирлегендә үзара салым күләме 200 сум тәшкил итә, анда 21нче, 22нче йортлар ишегалдында балалар мәйданчыгы төзү, Совет урамында тротуарны яңарту, Үзәк урамның 2нче йорты каршында ишегалды эчендәге юлларны һәм тротуарларны төзекләндерү планлаштырыла; 
Прости авыл җирлегендә үзара салым күләме – 500 сум, җыелган акчага кайбер урамнарга вак таш җәю күздә тотыла.
Сухрау авыл җирлегендә Сухрау авылы зираты коймаларын ремонтларга, Смыловкада санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итәргә, Болгар авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне, Кызыл Ярда плотинаны, Югары Ключ авылында чишмәне төзекләндерергә, Сименеевода балалар мәйданчыгы төзергә ниятлиләр. Анда үзара салым күләме – 200 сум. 
Фотода: Борок авылы күренеше.
Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X