Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Риелторлар киңәште

Түбән Камада узган ел оешкан җирле Риелторлар берлеге үзенең чираттагы утырышын уздырды.

Аның көн тәртибендә каралган башка мәсьәләләр белән беррәттән, дәүләт структуралары белән мөнәсәбәтләрне җайлау юнәлешендә эшчәнлек турында да сүз булды. Утырышта опека бүлеге начальнигы Светлана Круглова һәм күпфункцияле үзәк начальнигы вазифаларын башкаручы Эльмира Һадиева да катнашып, үз фикерләрен җиткерделәр.
Риелторлар берлеге составында дәүләт структуралары белән эшләү комитеты булдыру шулай ук утырышның төп мәсьәләләреннән берсе буларак каралды. Составында дүрт-биш кеше булган әлеге комитетны тиз араларда төзү планлаштырыла. Утырышта катнашучылар бу тәкъдимне бертавыштан кабул иттеләр.
Болардан тыш, киңәшмәдә суд приставлары белән хезмәттәшлек итү һ.б. мәсьәләләр дә каралды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев