Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Риэлторга йомышың төшсә

Соңгы елларда элегрәк күз күрмәгән, колак ишетмәгән әллә нинди һөнәр ияләре барлыкка килде. Шуларның риэлтор дип аталганнары бигрәк әрсез. Утта янмаслар, суда батмаслар, ишек бикле булса – тәрәзәдән керерләр. Үз гомерендә риэлторга мөрәҗәгать итмәгән кеше хәзерге вакытта бик сирәктер.

Квартир, бакча «сатам» яки «алам» дип, белдерү биреп берничә минут үтүгә, риэлторлар шалтыратып, үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итә башлый. Квартир «снимать» итәргә уйласаң да, бар күчемсез милек базасы алар кулында. Һәр өлкәдәге кебек риэлторлар арасында да төрлесе бар инде. Намуслы, үз эшен җиренә җиткереп башкарырга тырышучысы да бар, алдап-йолдап соңгы тиеннәреңне йолкучысы да.
Тик намуссыз риэлторларга да озакламый чират җитәргә охшап тора. Түбән Камада бу һөнәр ияләре сафларын «чистартырга» уйлыйлар. Шәһәр һәм районда үзен риэлтор дип йөрткән 200ләп кеше бар икән. Тик шуларның 40ы гына республиканың риэлторлар гильдиясе әгъзасы булып тора.
Кеше карбыз түгел, ярып карап булмый. Гадәттә, гади халык кем матуррак сайрый, төче телләнеп сөйләшә – шуларга өстенлек бирә.
Ә менә ялганчылар кулына эләкмәс өчен гади генә нәрсәләргә игътибар бирергә киңәш итә Татарстан риэлторлар гильдиясе әгъзасы Венера Тимофеева. «Риэлтор сайлаганда аларның офислары бармы-юкмы, шуны белешегез, риэлтор булып эшләргә бирелгән рөхсәт кәгазен сорагыз. Һәм, әлбәттә хезмәттәшлек итү турында килешү төзергә онытмагыз», – ди ул.
Ә риэлторлар сафында тәртип урнаштырырга күчемсез милек буенча Агентлык эшчәнлегенең яңа һөнәри стандартлары ярдәмгә киләчәк. Бу кагыйдәләр буенча риэлтор хөкемгә тартылмаган булырга (человек с непогашенной судимостью), һәм бизнесы салым органнарында теркәлергә тиеш.
Ә иң яхшысы һәм ышанычлысы – гильдия сафында торган риэлторларга гына мөрәҗәгать итү. Ул чакта, һич югы, мошенникка тап булмаячагыгыз хак. Алар, гильдиягә кергән вакытта, сыйфатлы, намуслы эш итәргә әзер булулары турында белдерә. Ел саен имтихан тапшыра, аттестация узалар.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X