Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рәхмәт, укучыларыбыз!

Рәхмәт, укучыларыбыз! Социологик сораштыру күрсәткәнчә (анда 145 кеше катнашкан), Түбән Кама халкының иң яраткан газетасы - "Туган як", дип хәбәр итә Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең методик бүлеге мөдире Рәмзия Камбиева. " Татарстан матбугатының рейтингы" дигән темага социологик тикшерүне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган. Түбән Камадагы барлык китапханәләр хезмәткәрләре халыкка...

Рәхмәт, укучыларыбыз!

Социологик сораштыру күрсәткәнчә (анда 145 кеше катнашкан), Түбән Кама халкының иң яраткан газетасы - "Туган як", дип хәбәр итә Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең методик бүлеге мөдире Рәмзия Камбиева.

" Татарстан матбугатының рейтингы" дигән темага социологик тикшерүне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган. Түбән Камадагы барлык китапханәләр хезмәткәрләре халыкка : "Иң яраткан газетагыз кайсысы?" дигән сорау биргәч, сораштыруда катнашкан 145 кешенең күпчелеге "Туган як"ны беренче урынга куйган.

Рәхмәт, кадерлеләребез! Сүз уңаеннан, киләсе елда да "Туган як" районда һәм шәһәрдә яшәүчеләр иң күп язылган газета булачагы инде билгеле. Ышанычыгызны аклау өчен, киләчәктә дә көчебездән килгәннең барысын да эшләрбез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев