Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Республикада иң яхшылары

Октябрь ахырында Казанда «Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәт бүлекчәләренең иң яхшы диспетчеры» исеменә һөнәри осталык конкурсы узды.

Анда янгынга каршы отрядларның янгын-коткару бүлекләре арасында узган беренчел сайлап алу нәтиҗәләре буенча 16 иң яхшы диспетчер үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. 
Түбән Кама буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең беренче отряды данын Лилия Шеболкина (ПСЧ-37), Әдилә Сөнгатуллина (ПСЧ-91), Ләйсән Зәкиева (ПСЧ-92) һәм Альбина Әхмәтова (ПСЧ-44) яклады. 
Мондый конкурслар ике елга бер тапкыр уздырыла һәм елдан-ел катлаулана бара. Быел катнашучылар теоретик белемнәр, ягъни махсус, техник һәм медицина әзерлеге, шулай ук хезмәтне саклау буенча 24 сорауга җавап бирергә тиеш. Узган конкурста нибары 10 сорау иде.  
Физик әзерлек буенча нәтиҗәләр күз алдында булса, теория буенча нәтиҗәләрне көтәргә туры килде. Әлбәттә, бу минутлар кызларны бераз дулкынландырды. Әмма безнең катнашучылар аны җиңеп чыкты һәм конкурсның гамәли өлешенә керештеләр. Анда гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләрне кабул итү һәм эшкәртү буенча күнекмәләр бәяләнде.  
Алга таба кызлар 10х10 метрга йөгереп, 1000 метр кросс узып, комплекслы күнегүләр ясап физик әзерлекләрен күрсәттеләр.
Янгын сагы федераль хезмәтенең 1нче отряды диспетчерлары югары дәрәҗәдә әзерләнгән һәм бу аларга пьедесталның беренче ике баскычын алырга мөмкинлек бирде. Шулай итеп, конкурс программасының барлык төрләрендә ПСЧ-37 диспетчеры Лилия Шеболкинага тиңнәр табылмады. Һәм нәкъ менә ул, беренче урынны алып, бәйгенең лидеры булды. Лилия үзе: «Мин бу конкурста җиңүемә, безнең отрядка да, Түбән Кама шәһәренә дә җиңү китерүемә бик шатмын», – дип белдерде. Икенче урын да тагын бер кызыбызга – Әдилә Сөнгатуллинага эләкте. Ә өченче урынны берьюлы ике катнашучы – Әлмәт һәм Яшел Үзән шәһәрләре вәкилләре яулады. Безнең калган ике катнашучы да яхшы нәтиҗәләр белән: Альбина Әхмәтова – бишенче, Ләйсән Зәкиева алтынчы урында.  
Кызлар үзләре бу конкурска әзерләнүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен отряд начальнигы Алексей Шаповаловка, физик әзерлек буенча тренер Андрей Семашкинга, теоретик әзерлек дәресләре өчен янгын сүндерү хезмәте начальнигы урынбасары – янгын сүндерү хезмәтенең дежур смена начальнигы Михаил Комиссаровка рәхмәтле.
Людмила СВОЙКИНА, Янгын сагы федераль хезмәтенең 1нче отряды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев