Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Республика китапханәчеләре җыелды

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә китапханәләрнең «Күренә, ишетелә, таныла: шәһәр һәм район мәдәният мохитендә балалар китапханәсенең мавыктыргыч образы» дип исемләнгән төбәк семинары узды.

Семинар Түбән Кама шәһәре китапханәләр берләшмәсенең «Апуш» балалар үзәк китапханәсе белән берлектә һәм Татарстан Республикасы Балалар китапханәсе, егермедән артык шәһәр һәм муниципаль район директорлары, балалар эше буенча урынбасарлары катнашында оештырылды. Семинарны Түбән Камада үткәрүнең төп сәбәбе 2015 елда модернизацияләнгән һәм яңа форматтагы Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә һәм 2017 елда заман таләпләренә туры китереп ачылган «Апуш» балалар үзәк китапханәләренең алдынгы алымнар кулланып уңышлы эшләп килүе  булды.
Семинар Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөхәррәм кызы Мөбарәкшинаның сәламләү сүзе белән башланып китте. Шәһәребезнең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Рәмзил кызы Арсланованың чыгышы «Муниципаль китапханәләрне модернизацияләү – Түбән Кама шәһәре һәм районы халкына хезмәт күрсәтүне югары сыйфатка күтәрүнең алшарты» дигән темага багышланды. «Авыл китапханәләрендә капиталь төзекләндерү эшләре 2011 елдан, ә шәһәр китапханәләрендә 2015 елдан башланды. 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә зур үзгәрешләр булды: капиталь төзекләндерү үткәрелде, китапханә мәйданнары үзгәртеп корылды, яңа җиһазлар куелды, китаплар һәм матбугат басмалары ачык кулланышка чыгарылды.
Ил һәм республика күләмендә танылган шәхесләр белән очрашулар үткәрелә, электрон картотекалар, китапларны «Литрес» фондларыннан укучылар түләүсез куллана башлады. 2017 елда Балалар үзәк китапханәсе дә төзекләндерелгән һәм заманча җиһазландырылган бинага күчте. Китапханәчеләр тарафыннан яңа шартларда яңа сулыш белән баетылган берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәрелә, инновацион эш алымнары гамәлгә кертелә. Алга таба да шәһәр һәм авыл китапханәләрен яңарту эшләре дәвам итәчәк», – диде үзенең чыгышында Гөлназ Рәмзил кызы.   
Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасының балалар эше буенча директоры урынбасары Римма Хәсәнова үзенең чыгышында үзәк балалар китапханәсенең «3Д тәрәзә: әдәбиятка, мәгълүмати һәм иҗади дөньяга ачык тәрәзә» инновацион проекты эше белән таныштырды. Проект кысаларында, китапханәдә төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы программалар каралган: «Китап белән үсәм»,  «Белергә телим»,  «Яшүсмер. Уку. Уңыш», «3Д: хәерле балачак көне». Ата-аналары белән берлектә, китапханәче балаларны китап дөньясына алып керә, әдәби геройлар белән әкият иленә сәяхәт кыла, мультфильмнар күрсәтә, кул эшләренә өйрәтә. Балалар мавыктыргыч, кызыклы чараларда катнашканда, психологлар, медицина хезмәткәрләре әти-әниләргә, әбиләргә әңгәмәләр, консультацияләр үткәрәләр. Әлеге чараларны ата-аналар да, балалар да көтеп алалар. «3Д тәрәзә» проекты белән «Апуш» үзәк балалар китапханәсе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырган республикакүләм «Иҗади эзләнү» конкурсында беренче урынны яулады. Бәйгедә катнашкан 24 конкурсант арасыннан иң лаеклысы дип Түбән Кама шәһәренең «Апуш» үзәк балалар китапханәсе табылды.
Үзәк балалар китапханәсенең баш китапханәчесе, Гөлфара Габделхак кызы Бикушова, татар телен өйрәнү буенча «Бергәләп өйрәник» дип исемләнгән түгәрәк оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. 
Балалар белән эшләү буенча әйдәп баручы методист Людмила Ежова шәһәребездә беренче тапкыр үткәрелгән китап бәйрәме – «Түбән Кама укый» дип исемләнгән әдәби фестиваль турында сөйләде. Фестиваль шәһәр хакимияте тарафыннан югары бәяләнде һәм ул ел да үткәрелүче яхшы традициягә әверелер дигән теләк белдерелде. 
Үзләренең яңа эш алымнары, алдынгы тәҗрибәләре белән Бөгелмә, Аксубай, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләр балалар китапханәләренең җитәкчеләре уртаклашты. Республика  Балалар китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Евгения Шемелова балалар һәм яшүсмерләргә китапханәдә хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүнең ресурслары буенча консультация үткәрде.
Республика китапханәчеләре семинар эшчәнлегеннән канәгать калдылар. Кабул ителгән резолюциядә Түбән Кама шәһәренең «Апуш» үзәк балалар китапханәсе эшчәнлеге Республика балалар китапханәсе җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнүе әйтелде, мавыктыргыч образ тудыруда башка китапханәләргә үрнәк булып торуы, һәм яшүсмерләр өчен тәкъдим ителә торган видеороликлар, буктрейлерлар ясау буенча тәҗрибәне башка китапханәләр эшенә кертү кирәклеге ассызыкланды. 
Семинар шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркына, Әхсән Фәтхетдинов музеена, Кызыл Чишмә бистәсенең «Мирас» мәдәният йортына һәм итапханәсенә экскурсия белән тәмамланды.
Ләйсән ПЕТРОВА, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең баш китапханәчесе.
Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев