Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Разил Вәлиевкә сорауларыгыз булса

Татарстан Республикасы Дүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 21 февральдә Түбән Камада үзенең 26нчы Актүбә округы сайлаучыларын кабул итә. Сез аның белән күрсәтелгән көнне иртәнге сәгать 10нан көндезге 12гә кадәр шәһәребезнең Студентлар урамындагы 9нчы йортта урнашкан кабул итү бүлмәсендә очраша аласыз. Разил Исмәгыйль улына сораулары булып та,ул көнне аның...

Татарстан Республикасы Дүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 21 февральдә Түбән Камада үзенең 26нчы Актүбә округы сайлаучыларын кабул итә.
Сез аның белән күрсәтелгән көнне иртәнге сәгать 10нан көндезге 12гә кадәр шәһәребезнең Студентлар урамындагы 9нчы йортта урнашкан кабул итү бүлмәсендә очраша аласыз.
Разил Исмәгыйль улына сораулары булып та,ул көнне аның үзе белән очрашуга килә алмаучыларга, депутатка сорауларын җиткерү өчен тагын бер мөмкинлек бар: шул ук көнне 16.00 - 18.00 сәгатьтә «Туган як» газетасы Разил Вәлиев белән телефон аша «туры элемтә» оештыра. 43-17-57 номеры белән телефоннан шалтыратып, сорауларыгызга депутатның шәхсән үзеннән җаваплар ишетә алачаксыз. Әгәр инде ул вакытта да телефон аша шалтырату мөмкинлегегез юк икән, сорауларны алдан «Туган як» редакциясе телефонына шалтыратып яисә tuganyk@yandex.ru электрон адресына язып җибәрә аласыз.21 февральгә кадәр җибәрелгән ул сораулар депутатка тапшырылачак. Ә җавапларны «Туган як» газетасының алдагы саннарының берсендә укый алачаксыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X