Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районга - ярты гасыр

Районга - 50 ел Бу атнада Түбән Кама районына 50 ел тулды: аның туган көне булып 1965 елның 12 гыйнвары санала. ТАССР (Татарстан Автономияле Совет Социалистик Респрубликасы) барлыкка килгәнгә кадәр, хәзерге район территориясенең бер өлеше - Уфа губерниясенең Минзәлә өязенә, ә икенчесе Казан губерниясенең Чистай өязенә кергән. 1930 елда бу...

Районга - 50 ел

Бу атнада Түбән Кама районына 50 ел тулды: аның туган көне булып 1965 елның 12 гыйнвары санала.

ТАССР (Татарстан Автономияле Совет Социалистик Респрубликасы) барлыкка килгәнгә кадәр, хәзерге район территориясенең бер өлеше - Уфа губерниясенең Минзәлә өязенә, ә икенчесе Казан губерниясенең Чистай өязенә кергән. 1930 елда бу җирләр Чаллы һәм Ширәмәт районнарына бирелгән. Ә инде 1965 елның 12 гыйнварында Чаллы районының бер почмагын бүлеп алу һәм Ширәмәт районын бетерү исәбенә, Түбән Кама районы оештырылган.

Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 273,8 мең кеше яши. Аларның 235,7 меңе - шәһәрдә, ә 38,1 меңе - авылларда һәм поселокларда (шул исәптән 15,8 меңе - Кама Аланында). Районыбызда барлыгы 62 авыл һәм поселок бар, алар 15 авыл җирлегенә берләштерелгән

Халыкны кабул итәләр

Татарстан Республикасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.

20 гыйнварда (15.00-17.00) - нотариус, 22 гыйнварда (10.00-12.00) - юрист, 22 гыйнварда (15.00-17.00) берьюлы ике кеше - гигиена һәм эпидимиология үзәге баш табибы белән үзәк район аптекасы мөдире кабул итә. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет. Алдан телефоннан (36-05-62) шалтыратып, язылып куярга кирәк.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев