Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һәр эштә дә үрнәк алар

Татарстанда кадет мәктәпләре өчен видеороликлар, эссе һәм проектлар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.

Инглиз телендә төшерелгән видео номинациясендә Түбән Каманың Г.Сафиуллин исемендәге кадет корпусының 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары икенче дәрәҗә дипломга ия булдылар. Аларга һәм укытучыларына бүләкләр Казанда Мәгариф һәм фән министрлыгында тапшырылган. 
– Корпусыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемен горурлык белән йөртә. Бәйге турында белгәч, укучыларга катнашырга тәкъдим иттек. Алар шатланып риза булдылар. Әлеге шәхеснең тормыш юлын яттан беләләр, шуңа күрә эш тә җиңел барды, – ди укытучылары Диләрә Юшкова. 
Гомумән, корпус тормышы беркайчан тынмый. Шушы көннәрдә Аналар көненә багышланган концерт да узган. Әниләрнең кайберләре бик еракта – Кырымда, Башкортстанда, Удмуртиядә яшәсә дә, барысы да улларын күрергә килгән. 
Кадетлар армия уставы буенча яши һәм өйләренә «увольнительный» вакытында гына кайтканга күрә, туганнарын сирәк күрәләр. Шуңа да, һәр очрашу көтеп алына һәм бик җылы уза. Людмила Бусыгинаның биредә ике улы белем ала. Аның фикеренчә, бу уку йорты балаларга күп нәрсә бирә, уллары тырыш, укытучылары да яхшы. Гөлшат Шиһапова малаен күрергә дип Оренбург өлкәсеннән үк килгән.
– Без һәр чарага киләбез. Моны үз бурычым дип саныйм. Ә Аналар көненә әзерләнгән концерт бигрәк тә күңелгә ятышлы булды, – дип тәэсирләре белән уртаклашты ул. Кадетлар чараны үзләре әзерләделәр: җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, хәрби-гамәли күнекмәләр күрсәттеләр. Әниләрендә генә түгел, укытучыларында да горурлык уяттылар, шатландырдылар. 
Хәзерге вакытта биредә 234 укучы белем ала. Хәрбиләр кырыс була дисәләр дә, аларның әниләренә җиткерәсе назлы сүзләре күп икән. Даниил Зубарев әйтүенчә, аның әнисе ягымлы, гадел, иң яхшысы. Раил Латыйпов үз әнисен иң матуры дип саный. Ул беркайчан хыянәт итмәс, авыр чакта кочаклап юатыр. 
Фотоларда: Конкурста җиңүчеләр (кадетлар корпусы архивыннан); концерттан күренеш (Ксения Пушкарева фотосы). 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X