Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Проект эшен дәвам итә

«Сүздән энҗеләр тезеп...» дип исемләнгән проект буенча укучылар өчен эчтәлекле очрашулар узган ел Халыклар дуслыгы йортында, 7нче, 15нче, 26нчы мәктәпләрдә оештырылган иде. Әлеге игелекле эш быел да дәвам итә. Шушы көннәрдә 36нчы микрорайонда урнашкан 33нче мәктәптә «Туган телне каләм саклый» дип исемләнгән чара уздырылды. Анда катнашу бәхетенә 6, 8, 14,...

«Сүздән энҗеләр тезеп...» дип исемләнгән проект буенча укучылар өчен эчтәлекле очрашулар узган ел Халыклар дуслыгы йортында, 7нче, 15нче, 26нчы мәктәпләрдә оештырылган иде. Әлеге игелекле эш быел да дәвам итә. Шушы көннәрдә 36нчы микрорайонда урнашкан 33нче мәктәптә «Туган телне каләм саклый» дип исемләнгән чара уздырылды. Анда катнашу бәхетенә 6, 8, 14, 19нчы мәктәпләрдә белем алучы укучылар да иреште.
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы уңаеннан, туган телебезгә, илебезгә, яшәгән төбәгебезгә, аның күренекле шәхесләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән, ике өлештән торган проектның авторы да, сценарийларын төзеп, тиешенчә алып баручысы да - 39 нчы балалар бакчасының югары категорияле методисты, Татарстанның атказанган укытучысы, Язучылар берлеге әгъзасе, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең һәм «Ак калфак» оешмасының иң актив кызы Нурзия Мирхазова.
«Сүз эчендә энҗе-мәрҗән бар!» дип исемләнгән беренче бүлектә ул, укучыларның сүз байлыгын арттыру, туган телдә аралашуларын камилләштерү йөзеннән, төрледән-төрле зиһен күнегүләре, мавыктыргыч биремнәр, мәкаль, табышмаклар кулланып, укучыларның саф татар телендә җавап бирүләренә иреште, фикерләү сәләтләрен үстерде. Актив катнашучы укучыларга Нурзия ханым үзенең ике телдә нәшер ителгән «Серле рәссам» дип исемләнгән китабын, шулай ук «Мәйдан», «Казан утлары», «Идел» журналларын бүләк итте. Бу юлы мәктәп укучылары «Көмеш кыңгырау» газеталарына да ия булды.
33нче мәктәпнең алдынгы укучылары музыкаль сәләтләрен дә күрсәтергә өлгерде. Апалы-сеңелле Азалия белән Камилия Гыйльмановалар татар халык җырларын зур осталык белән башкардылар. Дилшат Минсалих улы җитәкчелегендә 2 нче сыйныф укучылары тарафыннан яңгыраган курай моңы - туган тел бәйрәменең милли бизәгенә әверелде.
«Сөйлим, сүзләр энҗе булып тезелә, каләмем үзеннән-үзе йөгерә...» дип исемләнгән икенче бүлектә чараның төп кунагы булып, шәһәребезнең күренекле язучысы, 14 китап авторы Фәтхулла Абдуллин чакырулы иде. Күптән түгел юбилеен билгеләп узган шәхесне янә бер кат зурлау, укучылар каршында хөрмәтләү - матур күренеш, аның өчен үзебез дә сөенеп утырдык.
Слайдларга урнаштырылган фотосурәтләр аша тырыш хезмәте, иҗаты белән таныштыргач, мәртәбәле кунакның үзенә сүз бирелде. Ул укучыларга яшь чагында язган шигырьләрен укыды, сорауларга җаваплар, аксакал язучы буларак, киңәшләр бирде.
37нче китапханә мөдире Резедә Галиева җитәкчелегендә төзелгән күргәзмә дә проектның аерылгысыз бер кушымтасы булып торды. Ә балалар өчен икеләтә шатлык иде: алар язучының үзен дә, китапларын да күрү бәхетенә ирештеләр.
Нурзия ханым: «Бер очрашуда гына каләм әһелләренең иҗатын тулысынча ачып бетереп булмый, максатым - язучыларны укучылар белән таныштыру, китапларын тәкъдим итү», - диде. Каләм әһелләренең китапларын үз кулларына тотып укыгач, әсәрләре, төп геройлары белән танышкач, киләчәктә авторны янәдән күрәсе, аңа сораулар бирәсе килер. Менә шул вакытта китапханәдәме, мәктәптә аерым бер дәрестәме язучы белән кабат очраштыру мәслихәт. Шулай эшләгәндә эзлеклелек сакланыр, матур әдәбиятка, китапка, ниһаять, язучыга хөрмәт тәрбияләнер, диде ул фикерен дәвам итеп. Чыннан да, дөрес сүзләр - дөньяда китаптан да яхшырак юлдаш, китаптан да ышанычлырак иптәш юк бит.
Туган тел бәйрәме укучыларга гына түгел, безнең дә күңелебезгә хуш килде, «Туган тел» җырын күмәк рәвештә җырлап, киләсе айда тагын очрашу насыйп булсын дип таралыштык.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев