Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Президентта кунакта булганнар

Түбән Камада гомер итүче Ландыш һәм Реваль Галимовлар гаиләсе шушы көннәрдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Чарага Татарстаннан барлыгы 50 гаилә чакырулы булган.

Түбәнкамалылар Татарстан Президенты һәм аның хатыны Гөлсинә ханым белән бер табында чәй эчкәннәр, аралашканнар, бергә истәлеккә фотога да төшкәннәр. 
Реваль һәм Ландыш биш бала тәрбияли. Иң зурысына – 13, кечкенә Амалиягә өч яшь. Гаилә тату яши һәм һәрвакыт бергә булырга тырыша. 
– Шатлыкта да, кайгыда да бергә без. Куанабыз, юатабыз, ярдәм итәбез. Балаларны кечкенәдән үк эшкә өйрәтәбез. Зурлары кечкенәләрен кайгырта. Авылга кайтырга яратабыз: анда чиста һава, су, интернет һәм элемтә юк. Бергә балык тотабыз, җиләк җыябыз, – ди Реваль. 
Гаилә шәһәрдә дә тик торырга яратмый. Көн саен паркларга йөриләр, спорт белән шөгыльләнәләр. Малайлары Давид, Даниил һәм Алан бокс, футбол, спорт гимнастикасы белән мавыга, кызлары Изабель сәнгать мәктәбендә белем ала. Галимовлар гаиләсенең уңышлары турында Татарстан Президентына да сөйләгәннәр. 
Татарстан Президенты тарафыннан беренче тапкыр мондый очрашу 2014 елда оештырылган иде. Шуннан соң үрнәк гаиләләрне кабул итү күркәм гадәткә әйләнде. Бәйрәмгә гадәттә күп балалы, сабыйларны тәрбиягә алган гаиләләр, табиблар, укытучылар, төзүчеләр, нефть чыгару, авыл хуҗалыгы, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, хәрбиләр, озак яшәүчеләр чакырыла.
Фото Галимовлар гаиләсенең шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев