Туган як

Президент та киләчәк

«Түбән Кама Нефтехим» ААҖнең 1402 хезмәткәре төрле дәрәҗәдәге (шул исәптән федераль) бүләкләргә ия булачак. Аларны 8 сентябрьдәге тантанада тапшырачаклар. Бу турыда журналистларга «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ генераль директоры урынбасары Василий Шуйский әйтте. Бүләкләргә һәм акчалата премияләргә, нигездә, гади хезмәткәрләр ия булачак. Әмма җитәкчеләр дә читтә калмаячак. Гомумән алганда, «Нефтехим»ның һәр...

«Түбән Кама Нефтехим» ААҖнең 1402 хезмәткәре төрле дәрәҗәдәге (шул исәптән федераль) бүләкләргә ия булачак. Аларны 8 сентябрьдәге тантанада тапшырачаклар. Бу турыда журналистларга «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ генераль директоры урынбасары Василий Шуйский әйтте.
Бүләкләргә һәм акчалата премияләргә, нигездә, гади хезмәткәрләр ия булачак. Әмма җитәкчеләр дә читтә калмаячак. Гомумән алганда, «Нефтехим»ның һәр унынчы хезмәткәре бүләкләнәчәк. Шунысы куанычлы: химикларны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килер дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: