Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Президент кулыннан премия

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен премия тапшырды.

Казан Кремленең Губернатор сараенда узган әлеге тантанада, беренче тапкыр премиягә хатын-кызлар хәрәкәте вәкилләре лаек булды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина рәислегендәге «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары» җирле иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге районыбыздан читтә дә танылу алган һәм премиягә лаек булган.
«Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча, Татарстан – илнең алдынгы регионнарының берсе. Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән бергә, безнең республика коммерцияле булмаган оешмалар өчен Президент грантлары Фонды конкурсы нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегенә керә. Бу безнең коммерцияле булмаган оешмаларның проектлары активлыгы һәм сыйфаты, аларның хакимият органнары белән уртак эшләве аркасында мөмкин булды», – дигән Рөстәм Миңнеханов кереш чыгышында.
Әлеге премия 2015 елда гамәлгә куелган. Иҗтимагый танылу алган эшчәнлек һәм проектлар, гражданлык җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр һәм Республикада Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күп еллык шәхси өлеш керткән өчен РФ гражданнары ел саен аның лауреатлары булалар.
«Минем уйлавымча, бу – безгә генә түгел, республикабызның бөтен иҗтимагый хатын-кызлар хәрәкәтенә бирелгән бәя. Мондый югары бүләктән соң, без гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларыбыз иминлеге хакына тагын да активрак эшләячәкбез», – диде бүләкне кабул иткәндә Эльвира Долотказина.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев