Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Почтальоннар арасында конкурс

2020 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Татарстан почтасы» элемтә бүлекләре һәм почтальоннары арасында конкурсны дәвам итә.

Җиңүчеләрне «ТАТМЕДИА» АҖ газета-журналларына язылу нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр. Ягъни 2020 елның беренче яртыеллыгына тираж күләме узган яртыеллыктагы тираж күләменә карата артуы, шулай ук почтальон тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган йорт хуҗалыклары санына исәпләгәндә, «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына язылучыларның гомуми саны исәпкә алыначак.
Җиңүчеләргә бүләкләр, гадәттәгечә, түбәндәге биш номинациядә тапшырылачак: «Иң яхшы авыл почтальоны» (3 җиңүче), «Кече шәһәрләрнең иң яхшы почтальоны» (1 җиңүче), «Иң яхшы шәһәр почталоны» (1 җиңүче), «Иң яхшы элемтә бүлеге» (5 җиңүче) һәм «Журналлар буенча иң яхшы тираж» (2 җиңүче). Үз номинацияләрендә җиңгән почтальоннарның һәрберсенә 15әр мең сум, «Иң яхшы элемтә бүлеге» номинациясендә җиңгән почталарга 30ар мең сум күләмендә акчалата премияләр биреләчәк.
Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре, конкурс призерлары булу өчен барыгызга да нәтиҗәле эшләр телибез!

Ә «Туган як» газетасы укучыларына тагын шуны исләренә төшерәбез: 2020 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылу тәмамланырга санаулы көннәр калды, әгәр өлгермәгән булсагыз, язылырга ашыгыгыз. Газетага язылу тулы комплектка – 744 сум, җомга саннарына 606 сум тора. Газетага барлык почта бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп (адресы: Химиклар проспекты, 64а) языла аласыз. Почтага барып язылучы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларга (тиешле таныклыкларын күрсәтеп) ташламалы язылу каралган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев