Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Пенсиягә иртәрәк чыга алалар

Түбән Кама шәһәр һәм район Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, кайбер категория кешеләре, әйтик, җәмәгать транспортын йөртүчеләр пенсиягә иртәрәк чыга ала.

Аларның хезмәтләре авыр һәм җаваплы булганга, пенсиягә чыкканда кайбер ташламалар каралган. Аерым алганда:
– шәһәр пассажир маршрутларында 20 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртүче 55 яше тулган һәм гомуми иминият стажы 25 елдан да ким булмаган ир-атлар;
–регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 15 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртүче 50 яше тулган һәм 20 ел гомуми иминият стажы булган хатын-кызлар пенсиягә иртәрәк чыга ала.
Шәһәр пассажир транспорты маршруты дигәндә шуны истә тотарга кирәк: бу – шәһәр эчендә алдан билгеләп куелган һәм расланган, шул юл буенча билгеле бер вакыт аралыгында һәм махсус билгеләнгән тукталышларда мәҗбүри транспорт туктап ала торган юл дигәнне аңлата. Алда телгә алынган ташламалар шәһәр транспортында заказ буенча пассажирлар йөртүчеләргә кагылмый. Чөнки аларның пассажирлар йөртүе даими маршрут буенча башкарылмый. Һәм тагын, пассажирлар хәрәкәт барышында тукталыш саен утыртылмый һәм төшерелми.
Бу урында тагын шуны да искә алып китү зарур: ташламалы пенсия бары транспорт йөртүчеләр торак пункт чикләрендә, утырту урыны 8 дән ким булмаган автотранспортны файдаланып, даими пассажир йөртү нормаларын үтәүне документаль рәвештә раслаган очракта гына билгеләнәчәк. Әле тагын 2013 елның 1 гыйнварыннан соң күзәтелгән эш периодларын иминиятләштерүче оешманың иминият взносларын тиешле тарифлар – Россия Салымнар кодексының 428 статьясында каралган тарифлар буенча исәпләве һәм түләве, шулай ук әлеге эш урынында хезмәт шартларының зарарлы яисә куркыныч булуын раслаучы махсус бәяләү үткәрүе дә шарт.
Пенсия алды яше җитү чикләре аларга вакытыннан алда пенсиягә чыкканчы 5 ел иртәрәк билгеләнә: хатын-кыз йөртүчеләр өчен ул – 45, ир-ат йөртүчеләр өчен – 50 яшь.
Шунысын да искәртеп китәбез, пенсия яшен арттыру тагын 15 ләп категория гражданнарга кагылмый.
Фото pixabay.com сайтынна.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X