Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Пенсионерлар өчен биш йолдызлы кунакханә

Бу елның сентябрендә гаиләбез белән Төркиядә ял итәргә туры килде. Биш йолдызлы кунакханә, диңгез, кояш, пляж – кыскасы, ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Төркия безне – дөньяның төрле почмакларыннан ял итәргә килүчеләрне, колач җәеп каршы алды. Кем генә юк анда: гаиләләре белән ял итәргә килгән руслар, олысыннан алып кечесенә кадәр иранлылар, өлкән яшьтәге инглизләр һәм алманнар... Ә менә Россиядән килгән бер генә пенсионерны да очратмадык.

Ни өчен күп кенә европалылар, әйтик, пенсиягә чыгуга, дөнья буйлап сәяхәт итә башлый, ә безнең пенсионерларга мондый бәхет бөтенләй тәтеми. Мин бу темага бик күп уйландым. Юк, һич кенә дә гаеплеләрне эзләргә җыенмыйм. Бу нисбәттән, дәүләтебезне дә гаепләргә теләмим. Психологлар белдерүенчә, моның сәбәпләре һәрберебезнең аңында бик тирәндә яшеренгән. Ул кайчак тормыш вакыйгаларына безнең мөнәсәбәтебез формасында «тышка бәреп чыга» һәм, ахыргы чиктә, үзебезнең үк шәхси тормышыбызны формалаштыра.
Очраклы гына, 40 еллар чамасы Германиядә яшәүче элекке Россия гражданнары – ирле-хатынлы өлкән кешеләр белән танышырга туры килде. Алар безгә менә нәрсәләр сөйләделәр. Немецлар акчаны шәхси финанс итеп кабул итәләр: һәр тиенне исәптә тоталар, җыялар, тиешенчә бүләләр, саклыйлар һәм шәхси инвестицияләрдә файдаланалар икән. Күбесенең берничә керем чыганагы бар. Немецлар үз эшләрен яраталар һәм үз компанияләре мәнфәгатьләре өчен тырышып хезмәт куялар. Әмма, шул ук вакытта, үз хокукларын бик яхшы беләләр һәм эш бирүчегә үзләрен кыерсытырга юл куймыйлар. Кешеләр гаиләдә акчаны исәпләп тоталар, акчаны янга калдыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, артык әйбер сатып алмыйлар, аңлы исәп-хисап барыннан да өстен. Германиядә һәр кешенең диярлек гомере, сәламәтлеге, балалары, күчемсез милеге һәм автомобиле иминиятләштерелгән. Шул ук вакытта немецлар пенсиягә соңрак чыга. Әмма сөйләүләренә караганда һәм үз күзләребез белән күрүебезчә, шактый яхшы яши. Чөнки алар, хезмәт эшчәнлекләре дәвамында, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларыннан, тупланма иминиятләштерүдән, шәхси инвестицияләрдән файдаланып, үзләренә үзләре пенсия туплыйлар.
Эш шунда ки, алга киткән илләрдә шәхси финанслар мәсьәләсенә кешеләр яшьтән үк аңлы рәвештә карый. Үз иленең дәүләт ярдәменнән тыш, кешеләрнең финанс иминлегендә һәр кешенең акчага мөнәсәбәте, финанс ягыннан белемлелеге һәм шәхси финанслар белән дөрес эш итүе мөһим роль уйный. Барлык проблемаларыбызны хәл итүне дәүләт җилкәсенә өя торган вакытлар күптән узды, һәр нәрсәне аңлы рәвештә уйлап эшли торган заманда яшибез. Уйлап эшләү дигәндә, нәрсә күздә тотыла соң һәм ул безнең шәхси финанс мөмкинлегебезгә ничек бәйле? Пенсиягә чыккач, Европа кешеләре кебек үк сәяхәт итү өчен, безгә – яшьләргә һәм бик үк яшь булмаган россиялеләргә нәрсә эшләргә кирәк соң?
Аңлылык – ул иң беренче чиратта җаваплылык, әмма анда үзеңне гаепле итеп сизү һәм теләсә нинди гаепләүләр булырга тиеш түгел. Әгәр ни дә булса килеп чыккан икән, моның сәбәпләре бар дигән сүз. Бу сәбәпләрне аңлап һәм үзгәртеп, без дөрес юнәлешне билгели алабыз. 
Әйдәгез, кечкенә генә тест үткәрик һәм «Без сезнең белән европалылар кебек үк хәл кылабызмы яки, чыннан да, дәүләт гаеплеме?» дигән сорауга җавап эзләп карыйк.
1. Нинди керем чыганакларыгыз бар?
а) эшмәкәрлектән керем һәм шәхси инвестицияләрдән пассив керем; б) хезмәт хакы һәм фатирны арендага бирүдән өстәмә керем; в) коры хезмәт хакы инде, тагын нәрсә булсын?!
2.  Акчаны ничек тотасыз?
а) сатып алганда алдан планлаштырам, кибеткә исемлек белән йөрим; б) барысын да экономиялим, тик кайчагында уйлап та тормыйча, күп акча сарыф итәм; в) хезмәт хакын алуга ук тотып бетерәм дә, киләсе хезмәт хакына кадәр бурыч алып торам.
3. Акчагызның исәбен алып барасызмы?
а) даими рәвештә алып барам, бу гадәткә керде инде; б) бу эшне дүшәмбедән башларга планлаштырам; в) шул гына җитмәгән иде!
4. Тормыштагы көтелмәгән хәлләр өчен акчагыз бармы («куркынычсызлык мендәре»)?
а) әйе, алты айлык чыгымнарым күләмендә; б) чыгымнардан соң акчам кала икән, аларны конвертка салып куям; в) андый нәрсә турында ишеткәнем дә юк.
5. Якыннарыгыз да иминиятләштерелгәнме?
а) бөтен гаиләбез иминиятләштерелгән; б) әле менә иминият компаниясен сайлый идек кенә; в) банкта иминиятләштерергә мәҗбүр иткәннәр, әгәр кредит булмаса, уйламас идек тә!
6. Зур әйберләрне ничек сатып аласыз?
а) барлык сатып алуларны алдан планлаштырып, кирәкле сумманы туплап кына алам; б) акча тупларга тырышам, әмма кайчак түземлек җитми һәм өлешләп түләргә яки бурычка алырга туры килә; в) кредитка гына сатып алам.
7. Акчагызны инвестициялисезме?
а) әйе, 5 ел элек керешкән идем, ошап китте, инвестицияләргә бик яратам; б) әлегә тәвәккәлли алмыйм, куркам; в) кредит алдым һәм 200 процент керем булачак дип вәгъдә иткән яңа проектка салдым.
8. Пенсиягә ничек әзерләнәсез?
а) тупланмаларымның зур өлеше – пенсиягә инвестиция; б) дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзедем, пенсияне финанслашу буенча дәүләт программасында катнашам; в) бөтен өмет дәүләт пенсиясенә.
9. Акчага мөнәсәбәтегез ничек?
а) мин акчаны яратам, ә акча – мине, аларны алырга, җыярга һәм акыл белән тотарга яратам; б) нейтраль мөнәсәбәттә, акча туздыру өчен кирәк инде ул; в) акча – явызлык, ул беркайчан да җитми.
Тест нәтиҗәләре буенча (а) җаваплары өстенлек итсә, сезнең финанс яктан белемле икәнегезне, үз тормышыгызга һәм иминлегегезгә аңлы мөнәсәбәтегезне күрсәтә. Җавапларыгызда (б) өстенлек итү сезнең дөрес юлда булуыгыз турында сөйли, ләкин сезнең шәхси финанслар мәсьәләләре буенча белемнәрегез әлегә җитәрлек түгел. Ә менә күпчелек җаваплар (в) булган очракта, сезгә финанс мәсьәләләре буенча белгеч консультациясеннән башка мөмкин түгелдер, мөгаен.
Барысы да бик гади. Бары тик тест үтү барышында түбәндәге төгәл алгоритмны гына үтәргә кирәк: 1) чыгымнарны киметергә, 2) керемнәрне арттырырга, 3) шәхси яки гаилә бюджетын алып барырга, 4) финанс «иминлек мендәре» булдырырга, 5) үзегезне һәм якыннарыгызны иминиятләштерергә, 6) финанс максатларын дөрес куярга, 7) шәхси капиталны үстерергә, 8) үз пенсиягез турында инде бүгеннән үк кайгыртырга, (7) һәм, әлбәттә, акчага карата тискәре мөнәсәбәтегезне уңайга алыштырырга.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: бары тик финанс мәсьәләләренә аңлы караш, финанс белемнәре генә безгә финанс иминлегенә һәм, пенсиягә чыккач лаеклы тормышта яшәвебезгә гарантия булып тора! 
Лилия ХӘСӘНОВА, «Вашифинансы.рф» проектының финанс белемнәре буенча консультанты.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев