Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Паспортлы булдылар

Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Молдова, Әрмәнстан, Казахстан... Әле кайчан гына Советлар Союзының союздаш республикалары булган, ә мәкерле дошманнар СССРны җимергәч, чит илләргә әйләнгән әлеге төбәкләрдән Түбән Камага күченеп килгән 10 кешегә шәһәребезнең Халыклар дуслыгы йортында тантаналы шартларда Россия паспортлары тапшырылды. Бу вакыйга белән аларны муниципаль район башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән...

Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Молдова, Әрмәнстан, Казахстан... Әле кайчан гына Советлар Союзының союздаш республикалары булган, ә мәкерле дошманнар СССРны җимергәч, чит илләргә әйләнгән әлеге төбәкләрдән Түбән Камага күченеп килгән 10 кешегә шәһәребезнең Халыклар дуслыгы йортында тантаналы шартларда Россия паспортлары тапшырылды.
Бу вакыйга белән аларны муниципаль район башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы Альберт Дирзизов, Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов, миграция идарәсе начальнигы Елена Соловьева һ.б. котлады.
- Хәзер сез Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары, шәһәребездә тынычлап яши һәм эшли аласыз, - диде Елена Анатольевна.
Якташларын бу истәлекле вакыйга белән котларга шәһәребезнең әзербайҗан, таҗик, үзбәк һәм әрмән милли-мәдәни җәмгыятьләре рәисләре Алиаббас Алиев, Хәким Мөэминов, Эрвин Сәетосманов һәм Гурген Манукян да килгәннәр иде. Тантана төрле милләт вәкилләренең үзешчән сәнгать осталары башкаруында концерт белән тәмамланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев