Туган як

Парадта кем катнаша?

8 июльдә Түбән Кама ЗАГСы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне нә багышлап фестиваль уздырачак.

Бәйрәм программасында уникаль мастер-класслар, уеннар, конкурслар каралган. Шулай ук, елдагыча, игезәкләр парады оештырыла. Анда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлаган. Әкияти чарага барлык яшьтәге игезәкләр чакырыла, сабыйлар исә әти-әниләре белән катнаша. Иң матур костюмнар өчен бүләкләр тапшырылачак. Парадта катнашырга теләүчеләр 41-56-30, 43-09-00 номерлары буенча шалтырата ала. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: