Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Пар канатлар булып яшәсеннәр

ЗАГС хезмәткәрләре белән берлектә, озак еллар бергә гомер иткән 6 гаилә парын «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә тантаналы рәвештә котлау чарасы булып узды. Алар арасыннан 45 ел бергә гомер иткән Зөлфия белән Миңнулла Вәлиуллиннар турында язарга булдым.

Зөлфия Ширәмәт районының Центральный бистәсендә (хәзер Зәй районының Мирный бистәсе) сигез балалы гаиләдә дөньяга килә. Сугыштан соңгы авыр еллар. Әти-әниләре көне буе эштә, яшенә карап, балаларның һәрберсенә эш бүлеп бирелгән. Зөлфиягә йорт җыештыру, ишек алдындагы карны көрәү һәм көянтә белән су ташу йөкләнә. «Бигрәк тә су ташуы авыр булды», – дип искә ала Зөлфия. Җиде яшьлек кыз, сиртмәле коедан авыр чиләкне тартып чыгара алмагач, салкыннан туңган кулларын уа-уа, берәр кешенең суга килгәнен көтеп тора. Зөлфиягә төпчек энеләре Ринатны карарга да  туры килә. Бала тудыру йортында салкын тиеп чыккан сабый бик еш авырый. Энесенең һәр сулышын күреп торган кыз, авыруларның хәлен җиңеләйтергә, аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә хыяллана.
Бала чагындагы теләген тормышка ашыру өчен Зөлфия Түбән Кама медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, бер генә урында – үзәк хастаханәнең кабул итү бүлегендә 59 яшенә кадәр эшли, аннары эшеннән китәргә туры килә. Моны ул бик авыр кичерә. Ләкин нишләсен, авыру энесен яныннан китмичә карарга кирәк була.
Шул ук бистәдә яшәүче Миңнулла, армия хезмәтеннән кайткач, Зөлфияне гомерлек юлдашы итеп сайлый. Әлмәт шәһәрендә училище тәмамлап, слесарь-монтажчы һөнәрен үзләштергән егет 26 ел «НМУС-1 Татсантехмонтаж» оешмасында эшли. Соңрак шин заводында техник җиһазларны ремонтлау буенча 19 ел хезмәт куя. Хөкүмәт Миңнулланың тырыш хезмәтен югары бәяли. Аның рәсеме Мактау тактасында була, ул – Россия Федерациясенең хезмәт ветераны, исеме «НМУС-1» нең Мактау китабына язылган. Авыруларга ярдәм итү йөзеннән, 42 тапкыр кан биреп, ул Россиянең мактаулы доноры исеменә лаек булган.
Зөлфия белән Миңнулла Вәлиуллиннар өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Алмаз белән Альберт Түбән Кама химия-технология институтын тәмамлап, озак еллар шин заводында һәм «Нефтехим» предприятиесендә эшлиләр. Булат Казан дәүләт университетының чит телләр факультетын тәмамлый. Гарәп Әмирлекләрендә практика узганнан соң, аны Сириягә эшкә җибәрәләр. Булат хөкүмәт эшләре белән Дәмәшкъ шәһәренә килгән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуын горурланып искә ала. Сириядә сугыш башлангач, анда алты ел эшләгән егетне кабат Гарәп Әмирлекләренә җибәрәләр. Ике ел эшләгәннән соң, ул  туган якларына әйләнеп кайта. Татар, рус телләреннән башка, гарәп, төрек, инглиз телләрен камил белгән Булат Әлмәттә «Татнефть» оешмасында хезмәт куя, дипломатик эшләр белән чит илләргә командировкаларга йөри.
Зөлфия һәм Миңнулла алты оныгының уңышларына сөенеп яшиләр. Әбисе һөнәрен сайлаган Алинә медицина көллиятенең икенче курсында укый. Артур дүрт яшеннән футбол белән шөгыльләнә. Үсә төшкәч, команда капитаны булып, төрле ярышларда катнаша башлаган. 10 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныфында укучы Артур хәзерге вакытта «Нефтехимик» яшьләр командасына кертелгән.
Зөлфия һәм Миңнулла Вәлиуллиннар гаиләсе күпләр үрнәк алырлык. Аларга киләчәктә дә пар канатлар булып, саулык-сәламәтлектә озак еллар яшәргә насыйп булсын.   
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.
Фото ЗАГС архивыннаен алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев